Бүгеннән республика Хөкүмәтенең яман шеш авыруын тәүге стадиясендә ачыклаган табибларга матди ярдәм турындагы карары үз көченә керә. Әлеге ярдәм 5 мең сумнан да ким булмаска тиеш.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров моның өчен республиканың Финанс министрлыгына акча табарга бурыч йөкләткән иде. Министрлык бу бурычны үтәгән.
Әлеге башлангыч Русия Президенты Владимир Путинның май указында билгеләнгән "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.