Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
14 июнь 2019, 12:47

Муниципаль телеканал бушлай булачак

Русия Президенты Владимир Путин “Киңкүләм мәгълүмат чаралары турында”

Русия Президенты Владимир Путин “Киңкүләм мәгълүмат чаралары турында” Русия Федерациясе Законының 32.1 статьясына һәм “Элемтә турында” Федераль законның 19.1 һәм 46 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” Законга кул куйды.

Аңа ярашлы, мотлак түләүсез телеканаллар исемлегенә муниципаль каналлар да кертеләчәк. Һәр муниципаль берәмлектә Русия Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә шундый бер канал сайлый алалар. Муниципаль каналда киңкүләм мәгълүмат чараларының дәүләт продукциясе 75 проценттан ким булмаска тиеш. Урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне яктыртучы программалар шул гомум вакытның кимендә 20 процентын биләячәк. Канал муниципаль берәмлек территориясендә 22нче позициядә трансляцияләнергә тиеш.

Моңа бәйле Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев үз фикерен белдерде.

– Санлы тапшыруларга күчү белән муниципаль телеканалларның гамәлдә булуына бәйле мәсьәлә килеп туды, — диде ул. — Күп кенә урындагы телекомпанияләр кабель операторларының үз челтәрләрендә тапшырулар оештыруга бәяне арттыруы һәм үти алмаслык башка шартлар тудыруы белән очрашкан. Асылда, “санга” күчү халыкның иҗтимагый әһәмияткә ия мәгълүмат алу мөмкинлеген чикли. Узган ел ахырында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка муниципаль телеканалны һәркем өчен мөмкин булган мотлак каналлар исемлегенә кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Читайте нас: