Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
14 июнь 2019, 12:59

“Киләчәк укытучысы” киң мөмкинлекләр ача

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында, “Киләчәк укытучысы” федераль проекты гамәлгә ашырыла.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында, “Киләчәк укытучысы” федераль проекты гамәлгә ашырыла.

“Киләчәк укытучысы” федераль проекты 2018 елдан, бюджеттан субсидия бирүгә конкурс үткәрелүдән башланды. Агымдагы елда конкурс җиңүчеләре булып билгеләнгән 11 төбәккә федераль бюджеттан 1 миллиард 300 миллион сум акча бүлү каралган.

“Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда “Киләчәк укытучысы” федераль проекты төбәк мәгариф идарәсе органнарының һәм киң җәмәгатьчелекнең югары дәрәҗәдәге кызыксынучанлыгын чагылдыра. Бүген әлеге проект буенча алты елга планлаштырылган максатлы эш алып барыла.

Бу проект кысаларында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренә аттестация үткәрүнең тәртибенә федераль дәрәҗәдә үзгәреш кертү көтелә. Төбәк проектын тормышка ашыруны финанс тәэмин итү ел саен Русия Мәгариф министрлыгында, федераль бюджеттан төбәк бюджетларына субсидияләр бүлү, сайлау нәтиҗәләре буенча ачыклана.

“Киләчәк укытучысы” проекты буенча федераль бюджеттан субсидия алу өчен конкурста катнашу 2020 елга планлаштырылган. Төбәк проектын гамәлгә ашыру максатында республика Мәгариф министрлыгы тарафыннан проект карары булдырылган.

“Киләчәк укытучысы” федераль проекты җитәкчесе М. Ракова һәм төбәк проекты җитәкчесе А. Хаҗин арасында төбәк проектын гамәлгә ашыру турында килешү төзелгән.
Читайте нас: