Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
милли проектлар
7 июнь 2019, 18:16

Башкортстан - 16нчы урында

#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан
Башкортстан - 16нчы урындаФото: "Башинформ" Бүген Петербургтагы халыкара икътисади форум сессиясе кысаларында Русия төбәкләрендәге инвестицион мохит торышының рейтингы билгеле булды. Сессия эшендә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты.

Үткән ел белән чагыштырганда, Башкортстан милли рейтингта җиде позициягә күтәрелгән – 16нчы урында. Лидер-төбәкләр өчлегенә Мәскәү, Татарстан һәм Төмән өлкәсе керә.

Башкортстанның рейтинг билгеләре үсешенең яхшы динамикасын күрсәтүче субъектлар исемлегенә керүе билгеләнде. Сессия модераторы, Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов билгеләвенчә, бу бик мөһим.

Яңа проектларны үткәрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгы җитәкчесе Светлана Чупшева билгеләвенчә, төбәкләр арасында югары көндәшлек саклана. Иң мөһиме – илдә инвестицион мохит торышы уңай динамикада.
Читайте нас: