Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
милли проектлар
29 Май 2019, 19:51

Йөрәк белән шаярырга ярамый!


Йөрәк белән шаярырга ярамый! Русия Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы "Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш" проектын гамәлгә ашыруга 2019 елда 400 миллион сумга якын акча юнәлтәчәк. Акча җиһазлар сатып алуга тотылачак, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте.

"Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш" проекты чараларын гамәлгә ашыруга 2019 елда Башкортстанда 392,7 миллион сум каралган, шуның 321,1 миллион сумы - федераль бюджет акчасы", - диелә хәбәрдә.

Бу акчага йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш буенча төбәк программасы эшләнәчәк. Шулай ук, Уфада ике кан тамырлары үзәге һәм Белорет шәһәре үзәк дәваханәсенең беренчел кан тамырлары бүлегенә магнит-резонанс томографлары, ангиографлар, иртә медицина реабилитациясе өчен җиһазлар алачак.

Проектның максаты - кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санын 2024 елга 100 мең кешегә 400 очракка кадәр киметү.

#Национальныепроекты

#Нацпроекты

#Региональныепроекты

#ВладимирПутин
Читайте нас: