Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
20 апрель 2022, 16:20

БДИда беренче 100 балл!

Республикада 11нче сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен алдан тапшыру этабы тәмамланды.

БДИда беренче 100 балл!
БДИда беренче 100 балл!

Башкортстанда урта гомуми белем бирү программалары буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең алдан тапшыру чоры тәмамланды.

— Барлык имтиханнар да штат режимында үткәрелде, технологик өзеклекләр булмады, имтиханнар күчерелмәде. Имтиханда катнашучылар һәм оештыручылар тарафыннан тәртип бозу очраклары ачыкланмады. Моннан тыш, БДИ нәтиҗәләре быел чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе сынауларын уңышлы үтүен күрсәтте, әйтик, тарих буенча, 2018 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының берсе беренче 100 баллны алды, – дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Республикада бу этапта Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) формасында имтихан үткәрү өчен 3 пункт һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында имтихан үткәрү өчен 7 пункт эшләде. Имтиханнар 21 марттан 18 апрельгә кадәр узган елларда мәктәп тәмамлаган БДИ нәтиҗәләрен яхшыртырга теләгән 205 укучы, агымдагы елның 11нче сыйныфын тәмамлаучы, җитди сәбәпләр аркасында БДИның төп чорында катнаша алмаган 6 чыгарылыш сыйныф укучысы, шулай ук иректән мәхрүм итү учреждениеләрендә булган 22 укучы өчен үткәрелде. Иң мөһиме - БДИны теләгән һәр кешегә тапшырырга мөмкин, вакытында гариза язарга гына кирәк. БДИны вакытыннан алда тапшырган иң өлкән катнашучыга 61 яшь.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әле барлык нәтиҗәләр дә алынмаган, мәгълүматлар республика фән комиссияләре тарафыннан агымдагы елның 4 маена кадәр тикшерелергә тиеш.

26 майдан башланачак һәм 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк БДИ үткәрүнең төп чоры иң күләмле булачак: 17,5 мең кеше өчен 150дән артык имтихан тапшыру пункты планлаштырылган.

Әлеге вакытта республикада 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен алдан тапшыру этабына әзерлек бара. Ул агымдагы елның 21 апреленнән 17 маена кадәр узачак. Агымдагы елда 9нчы сыйныфның 10 укучысы биш имтихан тапшыру пунктында алдан сынау тотачак, алар төп чорда имтиханнарда җитди сәбәпләр аркасында катнаша алмый.

 

Фото: kpravda.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
БДИда беренче 100 балл!
БДИда беренче 100 балл!
Автор:https://kiziltan.ru/articles/obraz/2022-04-20/bdida-berenche-100-ball-2777334
Читайте нас: