Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
18 октябрь 2021, 16:40

"Үсеш ноктасы" эшли

"Үсеш ноктасы" яңа мөмкинлекләр ача, укучыларда кызыксыну арта.

1 сентябрьдән Үрмияз урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге һәм санлы белем бирү мохите кабинетлары эшли башлады. Укытучылар Данир Марвиев — физика, Гөлназ Тимергалиева  химия һәм биология фәннәре буенча кайткан жиһазларны кулланып дәресләр, класстан тыш төрле чаралар үткәрә. Балаларга төпле һәм өстәмә белем алу өчен биредә бөтен мөмкинлекләр, уңайлы шартлар булдырылган.

— Укучылар һәр дәрес һәм чараны көтеп ала, фәнгә сөю һәм кызыксынулары бермә-бер артты. Хәзер мәктәп программасында каралганнардан тыш та төрле тәҗрибәләр үткәрү, фәнни-эзләнү эшләре алып бару мөмкинлеге бар, — дип сөйли мәктәп директоры Резеда Ибраһимова. — Боларның барысы да, һичшиксез, укучыларыбызга Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү һәм тапшыруда да зур ярдәм булачак.

Миләүшә Хөсәенова.

"Үсеш ноктасы" эшли
"Үсеш ноктасы" эшли
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: