Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
12 октябрь 2021, 10:45

Мәктәпле дә, бакчалы да булдылар

Республика көненә менә дигән бүләк.

Мәктәпле дә, бакчалы да булдылар
Мәктәпле дә, бакчалы да булдылар

Салават районының Лаклы авылында 80 урынга исәпләнгән мәктәп ачылды. Бер кыек астында 40 урынлык балалар бакчасы да урнашкан.

Бинаның мәйданы 4 мең квадрат метрга җитә. Ул өч өлештән тора. Ике катлы үзәк өлештә мәктәп һәм балалар бакчасының төп бүлмәләре урнашкан. Үзәк блокка ашханә һәм хакимият бүлмәләре, шулай ук спорт залы тоташа.

Мәктәпнең тирә-ягы да тәртипкә китерелгән, яшелләндерелгән, асфальт катлам түшәлгән, спорт һәм уен мәйданчыклары куелган.

Әлеге бина ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты һәм Республиканың адреслы инвестицияләр программасы ярдәмендә төзелгән. Эшләр 2019 елның җәендә башланган. Һәм ике ел эчендә бар мөмкинлекләре булган мәктәп белән балалар бакчасы калкып чыккан. Ул заманча корылмалар белән җиһазландырылган.

Лаклы халкына Республика көненә менә дигән бүләк булган.

Автор:Язгөл Сафина
https://omet-rb.com/articles/milli-proektlar/2021-10-11/m-kt-ple-d-bakchaly-da-buldylar-2541337
Мәктәпле дә, бакчалы да булдылар
Мәктәпле дә, бакчалы да булдылар
Автор:
Читайте нас: