Ышаныч
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
6 октябрь 2021, 10:10

Тагын 140 автобус

5 октябрь  хәл-вакыйгаларга бай булды.

Тагын 140 автобус
Тагын 140 автобус

Укытучылар көнендә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика мәктәпләре директорларына  114 яңа автобус ачкычларын тапшырды. Ул укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм яңа автобуслар ачкычларын шундый көнне тапшыру аеруча әһәмиятле дип белдерде. Тагы 26 автобус мәктәпләргә тапшырылган, аларны документаль рәсмиләштерү эшләре бара.

“Ил Президентының  мәктәп автобусларын алмаштыру буенча программа булдыруына чын күңелдән сөенәбез.  Башкортстанда 10 елдан артыграк хезмәт иткән автобуслар калмады, без нормативны үтәдек. Мин автобуслар водительләренә аларның җиңел булмаган хезмәте өчен рәхмәтләремне җиткерәм. Без аларга балалар гомерләрен һәм хәвефсезлеген ышанып тапшырабыз. Республиканың 50 меңгә якын укучысы мәктәп автобусларында белем эстәргә йөри. Сезгә күтәренке кәеф, хәвефсез юллар, гаиләләрегезгә иминлек телим”, – дип билгеләде Радий Хәбиров.

Чыганак: bashinform.ru

Тагын 140 автобус
Тагын 140 автобус
Автор:https://omet-rb.com/articles/m-garif-m-grif-t/2021-10-05/tagyn-140-avtobus-2531975
Читайте нас: