Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
5 октябрь 2021, 12:20

Хөрмәтле укытучылар, педагогика һәм мәгариф хезмәте ветераннары!

Сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмебез – Укытучылар көне белән котлыйбыз!

Хөрмәтле укытучылар, педагогика һәм мәгариф хезмәте ветераннары!
Хөрмәтле укытучылар, педагогика һәм мәгариф хезмәте ветераннары!

Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы- җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы- зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Амос Каменский “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”дигән фикерләре белән бик хаклы.

Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы кеше ул укытучы.

Хөрмәтле укытучылар бу тантаналы көндә Сезгә иҗади үсеш, бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа үрләр, уңышлар, җиңүләр, ныклы сәламәтлек, иминлек, зур бәхетләр теләп калам. Йөзегездә һәрвакыт елмаю балкысын, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез. . Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен.

Иң изге теләкләр белән "Ышаныч"лылар.

Фотолар: Аскинский район Республики Башкортостан сайтыннан алынды.

 

Хөрмәтле укытучылар, педагогика һәм мәгариф хезмәте ветераннары!
Хөрмәтле укытучылар, педагогика һәм мәгариф хезмәте ветераннары!
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: