-3 °С
Кар
Әйе-әйе, дәүләттән 14-22 яшьлекләргә ел азагына кадәр бирелә торган 3 мең сум акча турында бара сүз. Аны тик мәдәни чараларга гына тотынып була. Тотынмасаң, бу акча “яна”. Кыскасы, “Госуслуги” порталында теркәлергә һәм алга! Иң мөһиме – бу карта белән үзебезнең “Нур” театрының теләсә кайсы спектакленә билет алып була. Әгәр дә телебез, мәдәниятебез саклансын дисәк, яшьләрне бу мөмкинлектән читтә калдырмыйк! Бу мәгълүматны таратуда синең ярдәмеңә өметләнеп калабыз!