Ышаныч
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
мәгариф
29 сентябрь 2021, 10:55

Балалар бакчасы хезмәткәрләре лаеклы бүләкләр алды!

Тәрбиячеләр көне уңаеннан бүләкләр тапшырылды.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре лаеклы бүләкләр алды!
Балалар бакчасы хезмәткәрләре лаеклы бүләкләр алды!

Тәрбияче Алешкова Надежда Петровна “РФның тәрбия һәм белем бирү мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнде, шеф-повар Исламова Финария Шакирҗан кызы Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр Министрлыгының күпьеллык намуслы хезмәте, Башкортстан Республикасында җәмәгать туклануы индустриясен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен администрация грамоталары белән һәм тәрбиячеләр көне уңаеннан тәрбияче Шәрипова Альбина Фәганави кызы, педагог-психолог Әхмәтгалиева Юлия Фәнил кызы, Карлышева Ольга Александровна, хуҗалык мөдире Хәлиуллина Гүзәлия Васил кызы, АХЧ җитәкчесе урынбасары Хәйдәров Рәдиф Мөхәмәтнур улы бүләкләнде. Мәгариф бүлеге грамоталары белән тәрбияче Шәрәфетдинова Рәшидә Фоат кызы, тәрбияче ярдәмчесе Исламова Гөлнур Кәрим кызы, хезмәт бүлмәләрен җыештыручы Казиханова Мәрьям Галихан кызы бүләкләнде.

 Сезне чын күңелдән котлыйбыз!

Фотолар Детский сад сайтыннан алынды.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре лаеклы бүләкләр алды!
Балалар бакчасы хезмәткәрләре лаеклы бүләкләр алды!
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: