Ышаныч
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
27 сентябрь 2021, 10:05

Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - белән котлыйбыз!

Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!
Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Сезнең һөнәр – гаять мөһим һәм җаваплы. Бәхетле балачак һәм һәр сабыйның киләчәк тормышы аны кечкенәдән тәрбия кылучының зирәклеге, сабырлыгы һәм игътибарына бәйле. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм эчке тоемлау таләп итә. Яшь буында мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык хисләре тәрбиялисез, иҗади сәләтләрен күрә һәм үстерә беләсез, аларның балачагы имин һәм куанычлы булуын, киләчәктә тормышта нинди юл сайлауларын нәкъ менә сездән, сезнең зирәклектән, сабырлыктан, һәр баланың эчке дөньясын аңлый белүегездән тора һәм безнең  күңелләрдә соклану һәм хөрмәт хисе уята.

Һөнәри осталыгыгыз, күңел сафлыгыгыз, сабырлыгыгыз, балаларга күрсәткән кайгыртучан һәм җылы мөгамәләгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә дә зур уңышлар, мәңге сүнмәс иҗат, балалар мәхәббәте юлдаш булсын! Шушындый изге хезмәтегездә бетмәс-төкәнмәс энергия, эшләрегезнең уңышлы баруын, үзегезнең һәм якыннарыгызның сау-сәламәт булуын телибез!

Фотолар: YouTube,    Аскинский район Республики Башкортостан   сайтларыннан алынды.

 

Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!
Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!
Автор:Айгуль Галимьянова
Читайте нас: