Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
13 август 2021, 16:10

Мәктәпләргә 41 өр-яңа автобус тапшырылды

Бүген «Торатау» Конгресс-холлында мәгариф буенча республика киңәшмәсе башланыр алдыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров мәктәп директорларына “Газель” маркалы 41 яңа мәктәп автобусы ачкычлары тапшырды.

Мәктәпләргә 41 өр-яңа автобус тапшырылды
Мәктәпләргә 41 өр-яңа автобус тапшырылды
Аларны сатып алу өчен республика бюджетыннан 92 миллион сум бүлеп бирелгән. Яңа автобус ачкычлары Сибай коррекцион мәктәп-интернатына һәм республиканың 30 муниципаль берәмлегенә тапшырылды. Алар арасында Әбҗәлил, Әлшәй, Архангельск, Аскын, Авыргазы, Бакалы, Балтач, Бишбүләк, Благовещен, Бөрҗән, Гафури, Дәүләкән, Дуван, Зианчура, Зилаер, Илеш, Ишембай, Кушнаренко, Караидел, Мәләвез, Стәрлебаш, Уфа районнары һәм Уфа шәһәре мәктәпләре бар.
 
“Быел автобусларны яңарту программасына 110 миллион сум бүлеп бирдек. Яңа мәктәп автобуслары искергән транспортны алмаштырачак, мәктәп укучыларын йөртү өчен яңа маршрутлар ачарга мөмкинлек бирәчәк. Мин уңайлы, заманча автобусларда йөриячәк балалар өчен бик шат. Без киләчәктә дә мәктәп автобус паркын яңартачакбыз һәм яңа автобуслар сатып алачакбыз", - диде Радий Хәбиров.

2019-20 елларда Башкортстан Республикасы төбәк бюджет акчасына 151 мәктәп автобусы сатып алган (310,7 миллион сум). 2019 елда 204,2 миллион сумлык 106 мәктәп автобусы, 2020 елда 106,5 миллион сумлык 45 мәктәп автобусы сатып алынган.
Сатып алынган техника 10 елдан артык кулланган автобусларны максималь рәвештә алыштырырга мөмкинлек бирде. Барлык мәктәп автобуслары да 100 процент ГЛОНАСС яки ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе аппаратурасы һәм тахографлар белән җиһазландырылган.
Республикада 2749 торак пункттан 872 гомуми белем бирү оешмасының 41951 укучысын уку урынына алып бару һәм кире кайтару оештырылган. Барлыгы 1476 автобус җәлеп ителгән.
Шул ук вакытта 1476 автобус өчен 468 гараж исәпләнә.
 
Үз балансында автобуслар булган мәктәпләр кайбер очракта аларның техник ягын сыйфатлы итеп тота алмый, шуңа күрә елның салкын вакытында автобус салонын җылыту проблемасын нәтиҗәле хәл итә алмый. Бу проблеманы хәл итү юлларының берсе, шулай ук автобусларга техник хезмәт күрсәтү — гражданнарны ташу белән шөгыльләнүче махсус оешмаларны җәлеп итү, шулай ук җылы гаражлар төзү яки өстәмә җылылык системасы урнаштыру.

Фото: Башинформ


Автор:Юлия Төхбәтуллина
Мәктәпләргә 41 өр-яңа автобус тапшырылды
Мәктәпләргә 41 өр-яңа автобус тапшырылды
Автор:https://kiziltan.ru/articles/obraz/2021-08-13/m-kt-pl-rg-41-r-ya-a-avtobus-tapshyryldy-2464528
Читайте нас: