Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
мәгариф
23 июль 2021, 11:20

Динис Йосыпов БДИда югары балларга ирешүчеләр белән очрашты

Район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов БДИда югары балларга ирешкән чыгарылыш укучылары белән очрашты.

Динис Йосыпов БДИда югары балларга ирешүчеләр белән очрашты
Динис Йосыпов БДИда югары балларга ирешүчеләр белән очрашты

— Хөрмәтле укучылар, сезнең уңышларыгызга ихлас күңелдән сөенәм. Сез тормышыгыздагы иң җаваплы чорны яхшы үтә алдыгыз. Катлаулы чорда — пандемия вакытында имтиханнар тапшырырга туры килсә дә, сынатмадыгыз, югары күрсәткечләргә ирештегез, дип башлады сүзен Динис Радис улы. — Хәзер сезнең алдыгызда тагын да мөһимрәк бурыч — уку йортларын сайлап, белем алып, туган җиребезнең лаеклы ул һәм кызлары булу. Районыбызга барлык өлкәләр буенча да яшь, сәләтле белгечләр кирәк. Кайда гына укысагыз да, кайсы төбәктә белем алсагыз да, укуыгызны тәмамлап,  үзебезнең республикабызга, районыбызга кайтырсыз, дип ышанам.

Укучылар район хакимияте башлыгы белән ихлас әңгмәләште, үзләренең планнары белән бүлеште, ә Динис Радис улы үзенең укыган чаклары, студент еллары турында сөйләде.

 

Динис Йосыпов БДИда югары балларга ирешүчеләр белән очрашты
Динис Йосыпов БДИда югары балларга ирешүчеләр белән очрашты
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: