Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
16 апрель 2021, 16:20

Бездә төрле милләт вәкилләре яши

Арбаш мәктәбендә Милли костюм көне гөрләп үтте.

Арбаш урта мәктәбендә дә Милли костюм көненә бик матур чара оештырганнар. Биредә барлык сыйныф укучылары да катнашкан.
— Безнең күрше авылларда төрле милләт, мәсәлән, татар, башкорт, мари, рус кешеләре яши. Шуңа күрә бүгенге бәйрәмгә нәкъ шушы милли костюмнарны әзерләдек. Гомумән, бездә милләт аеру юк, барыбыз бергә дус-тату яшибез, бүгенге бәйрәм дә шуңа ишарә, атап әйткәндә, Нәүрүз бәйрәмен дә, Масленицаны да зурлап үткәрәбез, — дип сөйли мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Эльза Нурисламова.
— Мәктәптә сакланган костюмнарны узган гасырның 80-90нчы елларында укытучылар, укучылар күрше авылларга йөреп концерт, спектакльләр куеп, эшләп алган акчага тукымалар алып Фәния апа Хәлимуллина (хәзер мәрхүм инде) белән бергәләп теккән идек, — дип сүзгә кушылды физкультура укытучысы Рәфисә Фәүзетдинова.
Менә шулай укытучылар коллективы тарафыннан, мәктәптә балалар саны аз диеп тормый, һәр бәйрәмне матур итеп үткәреп, укучыларда толерантлык, сәламәт тормыш рәвешенә омтылыш тәрбияләү буенча зур эш алып барыла.
Миләүшә Хөсәенова.
Читайте нас: