Ышаныч
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
26 март 2021, 16:40

Әти-әниләр имтихан тапшыра

БДИ тапшыруны әти-әниләр үзләрендә сынап карады.

Унберенче сыйныф укучылары дәресләрдә һәм репетиторлар белән шөгыльләнүләрдә Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру методикасын өйрәнгән чакта, әти-әниләрдә балаларының борчылулары урынлымы соң, дигән сорау туа. Быел да “Әти-әниләр белән БДИ тапшыру көне” акциясе башланды.
Аскын 1нче мәктәбендә әти-әниләрнең Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру процедурасын үтүе беренче генә ел түгел инде. Имтиханнар координаторы Флидә Вәлиәхмәтова унберенче сыйныф укучыларына нинди сынаулар үтәргә туры киләчәге һәм аларга ничек әзерләнергә кирәклеге турында сөйләде.
— Әти-әниләрнең бердәм дәүләт имтиханнарына теркәлү, аудиторияләргә бүлеп утырту ничек башкарылуын, укучыларны утырту урыннары нинди икәнлеген, бланкларны тутыру тәртибен үз күзләре белән күрүе бик мөһим. Алар имтиханны тапшыруда куркыныч һәм көчтән килмәслек бернәрсә дә юк икәнлеген аңлау өчен үзаллы БДИ тапшырып карый. Имтихан нәтиҗәләре балаларга гына түгел, әти-әниләргә дә бәйле. Ул көннәрдә өйдәге психологик мохит зур әһәмияткә ия, — ди Флидә Фәүзәт кызы.
Елдан-ел бу акция унберенче сыйныф укучыларының әти-әниләрендә зуррак кызыксыну таба. Кагыйдә буларак, өлкәннәр балаларына караганда ныграк борчыла.
— Улым быел мәктәпне тәмамлый. Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру ничек икәнен үземдә сынап карарга булдым. Тыныч мохит, дустанә мөнәсәбәт бик ошады, — дип тәэссоратлары белән уртаклаша Эльвира Шәйхулова. — Биремнәр беренче карамакка катлаулы тоелса да, чишәргә мөмкин.
Без, үз чиратыбызда, чыгарылыш укучыларына имтихан тапшыруда уңышлар телибез.
Нина Николаева.
Автор фотосы.
Читайте нас: