Ышаныч
+12 °С
Облачно
мәгариф
31 Декабря 2020, 21:00

Укытучы һөнәр генә түгел

Резидә Хаҗиәхмәтова педагогик эшчәнлеккә гомеренең 41 елын багышлаган.

Резидә Хаҗиәхмәтова педагогик эшчәнлеккә гомеренең 41 елын багышлаган. Хаклы ялга чыккач та актив тормыш алып бара: бассейнга йөри, җәен — велосипедта, кышын чаңгыда йөрергә ярата.

— Бәләкәй чагымнан ук укытучы булып уйнарга ярата идем. Курчакларымны өстәл янына тезеп утыртып, диктант яздыра, аннары хаталары өчен тирги идем. Мәктәпкә баргач, беренче укытучымны ихлас яраттым һәм, һичшиксез, укытучы булам, дигән карарга килдем. Белгечлек сайлауда икеләнүләрем бөтенләй булмады. Рус теле һәм әдәбиятына кагылышлы бар нәрсә дә ошый иде. Бәләкәйдән рус классикасын яратып укыдым. Иң яхшы чорда эшләдем. Күз алдына китерегез, бөтен бала әдәби әсәрләр укый, китапханәләргә йөри. Хәзер тел укытучыларына авыррак. Балалар укырга теләми дип зарланалар. Әлегә кадәр әти-әниләр (хәзер инде үзләре әти-әни булган укучыларым) килеп, ничек балада укуга сөю тәрбияләргә дип сорыйлар. Беренче киңәш — үзегез укыгыз.

Кайчак таң калам: ни өчен укытучы һөнәрен сайлыйлар, аннары эш күплеккә, хезмәт хакы түбәнлеккә зарланалар, балаларны тиргиләр, шул ук вакытта үзләрен хөрмәт итүләрен һәм яратуларын телиләр. Балаларны яратмый, үз һөнәреңнең чын асылын аңламый торып, мәктәптә эшләп булмый. Әгәр һәр укытучы: “Акылсыз бала юк, ә аларга начар аңлаткан кешеләр бар” дигән кагыйдәгә таянып эшләсә, дөньяда белемле, оста белгечләр күбрәк булыр иде.

Хезмәттәшләремә оптимизм, эшләү теләге, уңышлар юлдаш булуын телим. Аннары курыкмасыннар иде, мәктәптә эшләү кызыклы. Балалар белән үзең дә яшәрәсең, дөньяга карашың үзгәрә. Һәм берничә ел эшләгәннән соң, башка беркая да китәсең килмәячәк. Бу аңлашыла да, чөнки укытучы — үзенчәлекле һөнәр. Сүземне йомгаклап, укытучы һөнәр генә түгел, ә күңел халәте, табигатьтән бирелгән сәләт, дияр идем.
Читайте нас