Укытучы чәчкән белем орлыклары гомер буе җимеш бирә, дигән бер акыл иясе. Бар булмышы, табигате белән шушы һөнәргә тугры калганнар гомер буе белемгә омтыла, сайлаган фәне белән кызыксынудан туктамый. Аскын 2нче урта мәктәбенең биология укытучысы Альбина Фатихова моңа ачык дәлил.
Ул Стәрлебаш районының Күгәнәкбаш авылында дөньяга килә. Альбина Варис кызы укытучылар гаиләсендә үсә: әнисе балаларга башлангыч сыйныфларда белем бирә , ә әтисе биология укытучысы һәм мәктәп директоры була. Конкурслар, фестивальләр, фән эшлеклеләре белән очрашу, сәләтле яшьләр белән аралашу — бу мохит Альбина өчен балачактан таныш. Ул өлкән сыйныфларда ук Мәскәү дәүләт университеты кырындагы биология мәктәбендә читтән торып укый.
— Бервакыт “Биология в школе” журналында Мәскәү дәүләт университеты кырындагы мәктәпкә керергә теләүчеләр өчен фән эшлеклеләре тәкъдим иткән мәсьәләләрне күреп калдым, — дип искә ала ул. — Озак уйлап тормый, биремнәрне эшләдем дә башкалага җибәрдем. Күп тә үтми, мине Мәскәүгә чакырдылар. Төркемдә илебезнең төрле почмакларыннан килгән 25 укучы иде. Безнең белән профессор, доцентлар шөгыльләнде, ә лаборатория эшләрен башкарырга аспирантлар ярдәм итте. Анда биология буенча төпле белем алдым һәм тикшеренүләр үткәрергә өйрәндем, бу соңрак, бигрәк тә студент елларында зур ярдәм булды.
Альбина Варис кызы бу мәктәптә кышкы һәм җәйге каникулларда шөгыльләнә, анда бару өчен акча бүлгәнгә һаман да Стәрлебаш мәгариф бүлегенә рәхмәтле. Ул балачагында терапевт яки укытучы булу теләге белән яна. Урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлагач, Башкорт дәүләт медицина институтына керергә була, әмма моның өчен бер балл җитми. Туган авылына кайтып, мәктәпкә эшкә урнаша.
Тәҗрибәсе булмаса да, укытучылар дәрес алып баруны ышандыралар, шулай ук класстан тыш чаралар үткәрә. Монда ул үзен судагы балык кебек хис итә, шуңа күрә уку елы ахырына Башкорт дәүләт университетының биология факультетына керәчәкмен, дигән ныклы карарга килә. Конкурсны җиңел генә үтеп студент була.
— Педагогия фәннәре кандидаты, профессор Гыйлем Миңнегали улы Мортазин алып барган дәресләр минем өчен иң мөһим һәм әһәмиятлеләренең берсе булды, — дип сөйли Альбина Фатихова. — Ул бай мирас калдырды, ә аның белем бирү методикасы бүген дә көнүзәклеген югалтмый. Еш кына, чираттагы дәрескә әзерләнгән чакта, Гыйлем Миңнегали улы дәресләрендә язган конспектларымны ачып карыйм.
Безнең якларда экология фәнен өйрәнә башлау аның студент елларына туры килә. Тирә-як мохитне пычрату иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе була. Әлбәттә, хәзер заводлар билгеле стандартларга ярашлы эшли, әмма Уфа читендә тыннарны буа торган исле томан булган чаклар бар иде. Бу тема туксанынчы елда республикада “фенол эпопеясы” дип аталган хәлләрдән соң бигрәк тә кискенләшә. Альбина Варис кызы туган ягыбыз табигатен саклауга беркайчан да битараф булмый, БДУ һәм Авыл хуҗалыгы институты студентларыннан төзелгән табигать саклау буенча җыелма дружинасы составына керә. Биредә Альбина булачак тормыш иптәше — киләчәктә урман хуҗалыгы инженеры булырга җыенган Аскын районы егете Илшат Фатихов белән таныша. Яшьләр студент чакларында ук өйләнешә. Альбина Варис кызына университетта йомгаклау имтиханнарын өлкән улы Айдар белән тапшырырга һәм диплом якларга туры килә.
1992 елда яшь гаилә Аскынга кайта. Ул чакта Аскын 2нче мәктәбенә тик физкультура укытучысы гына таләп ителә. Балалар иҗаты үзәгенә күчеп, экология-биология юнәлешендә дәресләр алып бара башлаганчы институтта алган белемен балаларга тапшыру мөмкинлеге булмый. Анда ул 1995 елдан 2007 елга кадәр эшли һәм “Яшь экологлар” берләшмәсен җитәкли. Табигать белән кызыксынучы укучылар белән кыр һәм лаборатор дәресләр үткәрә. Шул ук вакытта район мәктәп яны участокларында методик эш алып бара. Үсемлекчелек өлкәсендә тирән белемгә ия булган Альбина Варис кызы үзен оста ландшафт дизайнеры итеп тә күрсәтә — район үзәге һәм Күнгәк, Солтанбәк, Табаскытамак авыллары мәктәпләрен ачу тантаналарына чәчәк түтәлләре аның җитәкчелеге астында бизәлгәнен күпләр белмидер дә әле.
— Бу бик җаваплы эш иде, чөнки мәктәпләрне ачуга республика Президенты килде, — дип искә ала Альбина Варис кызы. — Урындагы мәктәп укытучылары белән эшләдем, вакыт бик аз иде. Шуңа күрә кунып ятып диярлек эшләргә туры килде, әмма барысын да вакытында өлгерттек. Мәктәп коллективлары эшемнән канәгать калды, зур рәхмәт белдерде, бигрәк тә Солтанбәк мәктәбе участогын бизәү уңышлы килеп чыкты.
Мәктәпләрдә Альбина Фатихованы үз эшенең остасы дип беләләр һәм Аскын 2нче мәктәбе директоры Флорид Карамов аны тәрбия эше буенча директор урынбасары вазифасына чакыра. Альбина Варис кызы ризалаша, тик бер шарт куя — ул мөмкинлек чыгу белән биология укытучысы булачак — бу аның күптәнге хыялы. Үз белгечлеге буенча дәресләр алып бара башлагач та, һөнәри осталыгын күрсәтә: укучысы, улы Айдар Фатихов экология һәм биология буенча республика олимпиадасында җиңү яулый. Ике елдан соң ул Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау этабы призеры була.
— Укучының мондый уңышлары — бер укытучының гына хезмәте түгел, ә бөтен коллективныкы, — ди биология укытучысы. — Аңа илтүче юл балалар бакчасыннан һәм башлангыч сыйныфлардан ук башлана. Ун ел эчендә республика олимпиадаларына 13 призер һәм ике дистәдән артык җиңүче, тикшеренү һәм иҗади конкурслар призерлары әзерләдем. Шуны билгеләп үтәсем килә, мондый сәләтле балаларны югары квалификацияле педагоглар гына үстерә, әзерли ала. Минем эшем — укучы сәләтен ачу, аны тикшеренү эшчәнлегенә беренче адымнар ясауга илһамландыру.
Альбина Варис кызы укучыларын Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелгән конкурсларга әзерли анда катнашу бушлай. Биредә көндәшлелек дәрәҗәсе югары. Балаларга сыйфатлы, алдынгы белем бирү өчен заман белән бергә атларга, яңа идеяләр турында хәбәрдар, вакыйгалар агымында булырга кирәк. Күптән түгел үсеп килүче буынга белем бирүгә һәм тәрбияләүгә саллы өлеш керткәне өчен төбәк Башлыгы аңа “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирде.
— Югары бүләкне тапшыру көнендә үзләрен төрле эшчәнлек өлкәсендә күрсәткән кешеләр арасына эләгүем куанычлы булды, — ди Альбина Фатихова. — Әйткәндәй, Рөстәм Хәмитов белән очрашуым беренче тапкыр гына түгел: 90нчы елларда әлеге төбәк Башлыгы депутат булган чагында табигатьне саклау буенча башкарылган эшкә Мактау грамотасы тапшырды.
Тикшеренү эшләре белән мавыгу Альбина Варис кызының балаларына да күчкән. Узган елда кече улы Илдар илебез башкаласында үткән тирә-як мохитне яшь тикшерүчеләрнең Бөтенрусия конкурсында катнаша. Ул районыбыз шартларында миләш ялганмаларында груша үстерү буенча тикшеренү эшен күрсәтә. Аның эше Мәскәүдә зур кызыксыну белән кабул ителә. Агымдагы елда Илдар мәктәпне уңышлы тәмамлап, Уфа дәүләт нефть-техник университетының производство процессларын автоматлаштыру факультетына укырга керә. Шушы ук уку йортын берничә ел элек “инженер-эколог” белгечлеге буенча абыйсы Айдар тәмамлый. Ул бүген Уфа шәһәрендә эшли һәм яши. Альбина Варис кызының тормыш иптәше Илшат Фаат улы район хакимиятенең мобилизация эше буенча баш белгеч вазифасын башкара.
Альбина Фатихова билгеләвенчә, тикшеренү эшләре белән шөгыльләнгән балаларның ата-аналары һәм сыйныф җитәкчеләре аңа һәрьяклап ярдәм итә. Ул гаиләсенең дә зур ярдәмен тоеп яши, чөнки дәрескә яисә семинарга әзерлек эше бик күп вакытны ала, кайбер чакта хәтта иртәнгә кадәр утырырга туры килә. Әмма тормыш иптәше һәм балалары һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Шуңа бәйле ул уй-теләкләрен тормышка ашыра ала. Альбина Варис кызының хезмәтләре республика һәм бөтенрусия басмаларында дөнья күрә. Тырыш укытучыга яңа ачышлар ясау һәм аларны тирә-юньдәгеләр белән уртаклашу кызыклы, бу аңа көч өсти, яңа үрләр яуларга илһамландыра.
Вадим Шәрәфетдинов.