Ышаныч
+15 °С
Ясно
мәгариф
31 Декабря 2020, 21:00

Уңган кыз Дилә

Дилә Хаҗиәкбәрова Кашка урта мәктәбенең 7 сыйныфында 4 һәм 5 билгеләренә генә укып йөри.

Дилә Хаҗиәкбәрова Кашка урта мәктәбенең 7 сыйныфында 4 һәм 5 билгеләренә генә укып йөри.

Ул бар эшкә дә өлгер кыз, мәктәптә оештырылган бер генә чара да аңардан башка үтми. Дилә матур итеп җырлый, бик күп шигырьләрне яттан сөйли, әле «Урал батыр» эпосының 1000 юлын ятлау белән мәшгуль, эпосны яттан сөйләү буенча ел да районда үткән конкурсында катнашып призлы урыннарны яулап тора.

Җыр-моңга сөю аңа әнисеннән күчкән. Ул да моңлы итеп җырлый.

Дилә әдәби китаплар, журналлар укырга ярата, шулай ук бик матур итеп рәсемнәр төшерә, бигрәк тә портретлар ясарга ярата.

Ул һәрвакыт иптәшләренә ярдәмгә килергә әзер. Киләчәктә журналист булырга хыяллана.

«Минем буш вакытым бик аз, шулай булса да, йорт эшләрендә дә бик теләп катнашам. Әнием аз гына моңсуланып китсә, җырлап җибәрәм, әниемнең шунда ук күңеле күтәрелеп, йөзендә елмаю барлыкка килә. Илләр – көннәр тыныч булсын, бөтен балалар да җырлап-биеп кенә яшәсен иде дип аркамнан тупылдатып сөеп куя, — дип сөйли Дилә.

Лүзия Галиәкбарова.
Читайте нас