Ышаныч
+15 °С
Ясно
мәгариф
31 Декабря 2020, 21:00

Туган илгә,милләтеңә сөю

Кашка авылының “Акбузат” балалар бакчасында күптән түгел район семинары үтте.

Кашка авылының “Акбузат” балалар бакчасында күптән түгел район семинары үтте. Семинарда тәрбиячеләр әзерләгән ачык дәресләрен, мастер-классларын күрсәтте.

Өлкәннәр төркеме тәрбиячесе Флидә Галләмова белән музыка җитәкчесе Фәнилә Әхмәдишина “Исем кушу туе” йоласын күрсәттеләр. Аны күрсәтү максаты — балаларны башкорт йоласы, милли уен кораллары — курай, кубыз белән таныштыруны дәвам итү, милли эчемлек — кымыз турында төшенчә бирүдә иде. Шулай ук кешенең исеме, һәрбер исемнең үз мәгънәсе булуын балаларга аңлату, милли йолаларга, уен коралларына кызыксыну, сөю тәрбияләү.

Йола башкорт телендә үткәрелде. Бүлмә борынгы башкорт өе кебек җиһазландырылган, агач эскәмия, өстендә япма җәелгән, чыбылдык корылган. Стенада көзге, сөлге эленгән.

Дәү әни ролендә уйнаучы тәрбияче Эльвира Кадим кызы балага ничек исем кушылуын күрсәтте. Килен ролен башкаручы Вәрисә Габдрахман кызы бишектә бала тирбәтеп, бишек җырын җырлады. Балалар да, апалар да матур башкорт киемнәрендә катнашты. Бәби бүләге итеп кунакларга балалар бакчасы чигелгән кулъяулыклар бүләк итте.

Тәрбияче Эльвира Фазлетдинова килгән кунакларга осталык дәресе күрсәтте. Аның күрсәткән эше “Мизгелләр агачы” булды.

Максаты — балаларга ел ничә мизгелдән торуын, аларның һәрберсендә нинди үзгәрешләр булуын, шулай ук үзенчәлекләрен билгеләп күрсәтә белү. Шулай ук балаларда күзәтүчәнлек һәм табигатькә сакчыл караш үстерү, файдалы куллана белү. Бу агач ел әйләнәсенә тәрбиячеләргә дидактик кулланма булып хезмәт итә.

Тәрбияче Флүрә Фәйзрахманова бәләкәй төркемдә “Минем гаиләм” дигән дәрес күрсәтте. Сөйләмне үстерү, гаилә әгъзаларына карата ихтирам тәрбияләү дәреснең максаты булып торды. Дәрес Әлимә исемле курчак ярдәмендә үткәрелде, балалар канәгать калды.

Бу көн килгән кунакларга да, балаларга да онытылмас тәэссоратлар, чагу хатирәләр бүләк итте. Мондый чаралар үткәрү балалар бакчасын һәркем өчен якынайтырга, ә иң мөһиме — шәхес үсүенә ярдәм итә.

Ләйсән Закирова, “Акбузат” балалар бакчасы мөдире.
Читайте нас