Ышаныч
+9 °С
Ясно
мәгариф
31 Декабря 2020, 21:00

Төлгезбаштан Вадим Әбдрәхимов — Русия Президенты Владимир Путин стипендиаты

“Вадим бәләкәй чагыннан ук пөхтәлеге, тырышлыгы, ныкышмалылыгы белән аерылып торды,

“Вадим бәләкәй чагыннан ук пөхтәлеге, тырышлыгы, ныкышмалылыгы белән аерылып торды, аның хәзер дә барысы да үз урынында”, — дип сөйли стипендиатның әнисе Рәмилә Әнвәртдин кызы. Ул Вадимның бала чагында үз куллары белән эшләгән беренче эшләрен: сәйлән белән чигелгән кош, җептән бәйләгән Домовенок һәм агачтан уеп бизәкләнгән турау тактасын әлегә кадәр кадерләп саклый.

Вадим әлеге вакытта аграр университетның энергетика факультетында (юнәлеше — теплоэнергетика һәм теплотехника) дүртенче курста укый. Узган семестрда ул төбәк Башлыгы стипендиаты булган. Бу булдыклы егет белән телефон аша һәм социаль челтәрдә онлайн-режимда гына аралаша алдык. Үзе әйтүенчә, бу стипендияне алуга заявканы ул биргән, әмма укуда югары уңышлары булуга, һәрдаим олимпиада һәм конференцияләрдә катнашуга карамастан, аны алуга зур өметләр багламый, чөнки Русиядә төбәкләр күп бит.... Әлбәттә, нәтиҗәләрне күргәч, исемлеккә кертелгәненә бик озак ышана алмый торган, ә менә әти-әнисенең күзләре уллары өчен шатлык һәм горурлык яшьләре белән тулган.

— Вадим мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, — дип сөйли Рәмилә Әнвәртдин кызы. — Әлеге вакытта кызыл дипломга бара. Кемгә охшап, шундый башлы булган? Мөгаен, үз-үзенә охшаган!

Ә менә егет әти-әнисенең ярдәме һәм дөрес тәрбия бирүен билгели. Укуы турында менә ниләр яза: “Булачак һөнәр сайлавыма әтием һәм әнием зур өлеш кертте, һәм бу бик дөрес. Унберенче сыйныф тәмамлаган кызлар һәм егетләр тормышта әле күп нәрсәне аңлап бетерми, шуның өчен бу яшьтә әти-әниләрнең киңәше бик мөһим һәм аларга колак салырга кирәк дип уйлыйм. Аннары ул чакта мине күп юнәлешләр кызыксындыра һәм анык кына юл сайлавы кыен иде. Әмма энергетика факультетын сайлавыма беркайчан да үкенмәдем. Белгечлегемне алыштыру теләге булмады. Мин сайлаган юнәлеш бик мавыктыргыч һәм күпкырлы. Уку дәверендә күп нәрсәләр белүебез ошый: энергия төрле төстә бар һәм без аны алырга, җылылыкка яки электр энергиясенә һәм кирегә әйләндерергә өйрәнәбез”.

Онлайн-әңгәмә барышында Вадим балачактан ук астрономия белән кызыксынуын билгеләп үтте. Бу мавыгу аның өчен әле дә мөһимлеген югалтмаган. Әнисе әйтүенчә, ике ел элек улы стипендиясеннән җыеп барган акчасына телескоп сатып алган.

— Йолдызлар — плазмадан торган ут шарлары, аларда һәрчак термоядер синтез бара, — дип яза Вадим. — Алар матурлыгы һәм серлелеге белән һәрчак сокландыра. Уйлап карасаң, алар — күк гөмбәзендә янып торган нокталар гына, ләкин анда ниләр генә юк! Ә менә: “Мавыгуы нидән башланган?” дигән сорауга үзенчәлекле җавап бирде: “Бу күптән үткән еллар хатирәсе кебек, аларны инде онытканбыз, әмма тоябыз”.

Менә шундый ул —

заман акыллысы!

Киләчәк турында әйтсәк, бу уку елында Вадим бакалавриатны тәмамлый һәм укуын мотлак магистратурада дәвам итәргә ниятли, әле юнәлешне сайлый.

— Минемчә, гомер үзе иң зур әһәмияткә ия, әгәр ул юк икән, барысы да мәгънәсез һәм файдасыз. Беркем дә безнең ни тойганыбызны бәяли алмаячак, — дип фикерләре белән уртаклашты Вадим әңгәмә ахырында.

Йомгаклау сүзе

Гәзит бастыруга әзерләнгән чакта Вадим тагын бер җиңүе турында бәян итте — аграр университетның барлык җиде факультеты да ярышкан “Акыллар уены” рус теле буенча интеллектуаль уенда энергетика факультеты җиңүче дип табылган.

Наталья Пушкарева.

Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас