Ышаныч
+17 °С
Дождь
мәгариф
31 Декабря 2020, 21:00

Республиканың югары уку йортларында

Шимбә укырга кабул итү турында тәүге боерыклар басылды, аларны уку йортларының рәсми сайтларында һәм мәгълүмат стендларында күрергә мөмкин.

Шимбә укырга кабул итү турында тәүге боерыклар басылды, аларны уку йортларының рәсми сайтларында һәм мәгълүмат стендларында күрергә мөмкин.
27 һәм 28 июльдә югары уку йортлары абитуриентларның бердәм дәүләт имтиханы баллары күрсәтелгән исемлекләрен бастыра. Исемлекләрдә сынаусыз укырга керүчеләр өчен кабул итүнең нигезе турында мәгълүмат һәм шәхси казанышлар өчен баллар саны булырга тиеш. Шулай ук абитуриентларның өстенлекле хокукка ия булуы күрсәтелә.
Беренче этапта югары уку йортлары абитуриентларның 80 процентын, икенчесендә калган 20 процентын кабул итә.
3 августта икенче боерык чыга, сынаусыз яки квота чикләрендә укырга керүчеләрдән калган төп конкурс урыннарына кабул итү башлана.
8 августта ризалык турында гариза биргән абитуриентларны укырга кабул итү хакында боерыклар басыла. Америка Кушма Штатларында Уфа дәүләт нефть техника университеты белән Rice университеты (Хьюстон) арасындагы хезмәттәшлек турында (нефть-газ тармагында персонал укыту өлкәсендә) килешүгә кул куелган. Уфа нефть техника университетыннан тыш проектта Әлмәт (Татарстан) нефть-газ университеты һәм Ухта техник университеты (Коми республикасы) да катнаша. Алар студентлар, фәнни хезмәтләр белән алмашырга һәм энергетикада идарә итү кадрлары әзерләүдә бердәм эш алып барырга карар итә. Уфада “Уфа агрегат производство берләшмәсе» акционер җәмгыяте, “Уфа приборлар төзү производство берләшмәсе» ачык акционерлар җәмгыяте, “Гидравлика” Уфа агрегат предприятиесе югары һәм урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларны, шулай ук эш эзләүчеләрне эшкә чакыра.Теләүчеләр кыска вакытлы программа буенча бушлай укый һәм киләчәктә эшкә урнаша ала. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, быел республиканың югары уку йортлары бюджетка 9943 студентны, шул исәптән 5633 бакалаврны, 1521 белгечне, 2789 магистрны кабул итәргә тиеш.
“Башинформ” МА.

Читайте нас