Ышаныч
+13 °С
Облачно
мәгариф
31 Декабря 2020, 21:00

Һәр дәвернең үз гүзәллеге

Арбаш урта мәктәбен тәмамлаган

Арбаш урта мәктәбен тәмамлаган күпләр хәтерендә үсемлек һәм хайваннар дөньясы белән таныштырган, мавыктыргыч экскурсияләргә йөрткән, кызыклы дәресләр үткәргән хөрмәтле укытучы буларак сакланучы Җәмгыя Әмир кызы Сәрванова балаларга белем бирү эшенә гомеренең 40 елын багышлаган. Тормыш иптәше Гаян Сәрван улы Сәрванов та (үкенечкә каршы, хәзер мәрхүм инде) шушы өлкәдә ярты гасырга якын хезмәт салды. Әлеге вакытта алар эшен кызлары Рәшидә дәвам итә. Бай тәҗрибәле, алдынгы карашлы ветеран укытучы Җәмгыя Әмир кызы үз фикерләре белән уртаклашты:

— Укытучылар эше беркайчан да җиңел түгел инде ул. Безнең дәвердә физик яктан авыр булса, хәзер кәгазь эше күп. Әле укытучы кызыма карыйм да, хәйраннар калам, нинди генә документлар, отчетлар тутырмыйлар. Ә без агитатор, пропагандист эшен алып бара, концерт-спектакльләр әзерләп куя идек, халык аларны көтеп ала иде. Ул чакта мәктәптә бала күп, һәр сыйныфта 24-31 укучы булды. Ни дисәң дә, һәр дәвернең үз мәшәкатьләре булган кебек, үзенең шатлыклы мизгелләре дә күп була. Чын укытучының эш сәгате чикле түгел, ул бар күңеле белән эшенә бирелә, шуның белән яши, бөтен уй-фикерләре балаларга төпле белем, күркәм тәрбия бирү турында, шул чакта гына уңышка ирешергә мөмкин. Һәм бу хакыйкать заман алышынуларына бәйле түгел, ул, һичкайчан, үзгәрми. Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, сәламәтлек, сабырлык, сәләтле укучылар, эшләрендә уңышлар телим.
Читайте нас