Математика укытучылары Наҗия һәм Җиһанур Вәлиевларга лаеклы ялга чыкканнан соң да консультация һәм киңәш сорап мөрәҗәгать итәләр. Аларның педагогик стажлары бергә 73 ел тәшкил итә, гомерләрен Кышлау-Елга мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлыйлар. Шушы еллар дәвамында бай тәҗрибә туплыйлар һәм аны математика фәне серләрен ачарга омтылган һәр укучы белән уртаклашырга әзерләр.
— Бүгенге замананың төп аермасы шунда: Интернетта төрле өлкә буенча мәгълүмат алырга мөмкин, шул исәптән математикадан да, — ди Җиһанур Әвхәт улы. — Шулай да, Интернет челтәрендәге мәгълүматның күплегеннән буталырга мөмкин, өстәвенә, анда негатив та юк түгел. Шуның өчен, минем карашка, бүген укытучыларга ата-аналар белән эшләүгә игътибар бүләргә, тәрбия бирү юнәлешендә бергә эш итәргә кирәк. Хәзер мәктәп хезмәткәрләренең эше күбрәк документация белән эш итүгә бәйле, ә моның өчен күп көч һәм вакыт сарыф ителә. Тагын бер үзенчәлек дәрестән тыш даими консультацияләр үткәрә алмауга кайтып кала. Бу шуңа бәйле: бер сыйныфта төрле авылдан килгән балалар белем ала, шуның өчен БДИны тапшырырга әзерләнгән укучылар тәҗрибәле педагоглардан аерым дәресләр ала. Тормыш иптәшем Наҗия Сәләхтдин кызы белән безгә мөрәҗәгать иткән чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итәбез. Балалар белемле һәм алар элекке укучылардан калышмый. Форсаттан файдаланып, элекке хезмәттәшләребезне, шулай ук районның барлык педагогларын Укытучылар көне уңаеннан ихлас тәбриклибез! Иҗади идеяләрне гамәлгә ашыруда яңа мөмкинлекләр, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телибез!