Табигатьне саклау кебек көнүзәк мәсьәләләр элек-электән мөһим булуга карамастан, кешеләр табигатьне пычрата, агулый һәм шулай итеп, аңлы рәвештә аны һәлакәткә китерә, юкка чыгара.
Елдан-ел чиста һавабыз, елга-күлләребез пычрана, урманнарыбыз киселә. Болар әле кешелек дөньясының табигатебезгә салган зыянның бер өлеше генә. Ә киләчәк буынның яшәеше табигать белән бәйле. Шуны күз уңында тотып, табигатьне саклау никадәр мөһим икәнлеген кече яшьтән үк аңлатырга кирәк.
2017 ел Русиядә “Экология елы” дип игълан ителде. Шушы уңайдан Кышлау-Елга авылындагы “Чебурашка” балалар бакчасында да чаралар үткәрелә. “Табигатьнең яшь ярдәмчеләре” дип исемләнгән экологик кичә сабыйларыбыз күңелендә онытылмас хатирәләр калдырды. Бу чара чүп-чарны теләсә кайда ташламауга, табигатьне саклауга, аңа карата кызыксыну, мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелде. Балалар чишмәләрне, болыннарны чистарту эшенең асылына төшенде, табигатьнең алтын кагыйдәләрен үзләштерде. Чара уңаеннан балалар “Табигатьнең яшь ярдәмчесе” дигән медальгә дә лаек булды.