Ышаныч
+17 °С
Облачно
мәгариф
31 Декабря 2020, 21:00

Филологлар семинары үтте

Декабрьдәге йомгаклау иншасы юнәлешләренә башка күзлектән карарга мөмкинме?

Декабрьдәге йомгаклау иншасы юнәлешләренә башка күзлектән карарга мөмкинме? Нәрсәгә игътибар итәргә? Нәрсәдән башларга?

Тезисларны, мисалларны, инша темасын билгеләү буенча укучылар белән эшне ничек оештырырга? Бөтенләй укымаганнарны ничек әзерләп өлгерергә? Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Аскын 1нче мәктәбе базасында үткән семинарда шушы һәм башка сорауларга җавап бирде.

Семинарның беренче өлешендә эш гамәли һәм методик юнәлештә барды. Район педагоглары 5А, 5Б, 10А, 11А һәм 11Б сыйныфларда ачык дәресләрдә булды. Дәресләргә педагоглар тарафыннан югары бәя бирелде. Укучылар практик өлештә алган белемнәрен кулланды, фикерләү эшчәнлегендә актив катнашты, дәрес максатын үзаллы төзеде.

Семинарның икенче өлешендә сүз чыгарылыш сыйныф укучыларын әдәбият буенча йомгаклау иншасына әзерләүдә филологларга ярдәм турында барды. Тел белгечләренең район методик берләшмәсе җитәкчесе, югары квалификация категориясенә ия укытучы Раушания Әхмәдишина “Технология креативного мышления” темасы буенча осталык дәресе күрсәтте, тәҗрибәсе белән уртаклашты, инша, аның эчтәлеге, композициясе буенча эшләүдә кызыклы алымнар тәкъдим итте. Семинарда катнашучылар шулай ук йомгаклау иншасында укучылар тарафыннан җибәрелгән гадәти хаталар белән танышты. Аскын 1нче мәктәбе укучылары “Жемчужина Аскинского района” спектаклен күрсәтте.

Семинар педагогларга Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнарына, әдәбият буенча йомгаклау иншасына әзерләнүгә файдалы, бай материаллар да, шулай ук фәһемле очрашудан, аралашудан күтәренке кәеф, онытылмас хатирәләр дә бүләк итте.

Елена Альшина.

Автор фотосы.
Читайте нас