Фән атналыгы үткәрү уку фәннәренә игътибар һәм мәхәббәт тәрбияләүдә төп чараларның берсе исәпләнә, чөнки ул укучыда фәнгә карата кызыксыну гына уятып калмый, ә өстәмә әдәбият, сүзлекләр, справочниклар белән үзаллы эшләү теләген дә үстерә.
Моңардан тыш, фән атналыгы укучының бар яклап та сәләтен үстерүгә дә йогынты ясый. Шулай булганда бала үзен камилләштерүгә омтыла, аңарда үз-үзенә контрольлек итү, планлаштыру күнекмәләре формалаша, фикерләү сәләте ачыла. Фән атналыгы шулай ук укытучыларга мәктәптә туган телне өйрәнү мөһимлеген аңлатуга ярдәм итә, массакүләм һәм мавыктыргыч ярыш булып тора.
Кышлау-Елга мәктәбенең туган тел укытучылары Л.М.Вәлиева, Э.Ф.Шәйхуллина “Туган төбәгеңне беләсеңме?” дигән викторина оештырдылар, анда 5-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар “Иң белемле” дигән диктант язды.
Икенче көнне балалар төрле милләт халыклары әкиятләрен сөйләде һәм аларга “мини-картина”лар төшерде. Иң яхшылары мәктәп вестибюлендә укучылар игътибарына куелды. Бөтен укучы да активлык күрсәтте.
Бию һәм халык җырлары конкурслары үткәрдек. Нәтиҗәләр буенча 5,6,8 сыйныф укучылары җиңү яулады.
Өлкән сыйныф укучылары 1-7 сыйныфлар өчен халык уеннары оештырды.
Туган тел һәм әдәбият атналыгы чикләрендә үткәрелгән чаралар туган телгә сөю тәрбияләүгә, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелде.
Атна ахырында укучылар грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.