Ышаныч
+12 °С
Облачно
мәгариф
31 Декабря 2020, 21:00

Җәебез мавыктыргыч һәм кызыклы узды

Балаларның ялын оештыруга районда ел саен зур игътибар бирелә.

Балаларның ялын оештыруга районда ел саен зур игътибар бирелә. Табигате белән күпләрне әсир итәрлек, мәһабәт урманнар белән уратып алынган Солтанбәк авылында урнашкан “Сарс” лагере быел да үзенең дусларын җыйды. Җәй буена биредә балалар тавышы тынмады. Өч смена дәвамында анда 180 бала сәламәтлеген ныгытты һәм ял итте. Лагерьда 20 хезмәткәр балаларның ялы файдалы, күңелле үтсен өчен зур көч салды.
Без барып кергәндә биредә дәртле музыка яңгырый иде. Балалар йокыдан торып, зарядка эшләп алган һәм иртәнге ашка ашханәгә барырга әзерләнә. Тирә-якта күңелле шау-шу: кемдер киенә, кемдер сөйли, кемдер дәртле көйгә биеп тә ала.
— Быел да биредә өч смена эшләде. Балаларның ялы кызыклы һәм күңелле булсын өчен һәркем үз эшен намуслы башкарды. Вожатыйлар — Бөре шәһәрендәге югары уку йортларында, колледжларында белем алучы кыз һәм егетләр балалар белән уртак тел тиз тапты, бер генә минутны да әрәм итми, файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өстендә эшләргә тырышты. Бигрәк тә беренче сменада (“Йәйләү”) туган телне үстерүгә игътибар ныграк бүленсә, икенче сменада (“Сәламәт бул!”) спорт уеннары күбрәк урын алды, ә инде өченче смена («Яшь эколог”) быелгы Экология елына багышланды һәм туган төбәгебез, җиребезне чиста тотуга, табигатебезне саклауга багышланган төрле чаралар күпләп үткәрелде. Быел һава торышы көйсезрәк булса да, ялыбыз күңелле үтте, экскурсияләргә чыктык, авылыбызның топонимикасы, билгеле урыннары белән таныштырдык, безнең якларда үскән үсемлекләр, дару үләннәрен, елга-күлләребездә нинди балыклар, җәнлекләр яшәвен өйрәндек, бигрәк тә сирәк очраучы хариус балыгы безнең елгаларда булу балаларда аеруча кызыксыну уятты, һәм тагын да бик күп файдалы, киләчәктә кирәкле булган мәгълүматлар тупладык. Бигрәк тә күбрәк опекага алынган, халыкны социаль яклау бүлекләре буенча һәм шулай ук күп балалы гаиләләрдән булган балалар сәламәтлеген ныгытуы, ял итүе аеруча игътибарга лаек. Шуны да әйтеп үтәсем килә, ашханәдә күп еллар хезмәт салучы тәҗрибәле пешекчеләребез эшләве дә куанычлы. Балалар һәркөн тәмле аш, җиләк-җимеш, яшелчә белән сыйланды, күптөрле салатлар тәкъдим ителде, — дип сөйләде лагерь начальнигы Алсу Газнәви кызы.
8 августта өченче смена да тәмамланды. Яңа уку елына көч һәм дәрт туплап, рәхәтләнеп ял итеп, үзләренә дуслар табып, балалар лагерь белән быелга хушлашты.
Сөмбел Әсләмова.
Автор фотосы.

Читайте нас