Ышаныч
+16 °С
Ясно
мәгариф
31 Декабря 2020, 21:00

Бишледән башлана уку елы

Күңелле, гамьсез көннәр артта калды, алда — дәресләр, тәнәфесләр, өйгә бирелгән эшләр, класстан тыш чаралар.

Күңелле, гамьсез көннәр артта калды, алда — дәресләр, тәнәфесләр, өйгә бирелгән эшләр, класстан тыш чаралар. Күркәм гадәт буенча бу көнне районның барлык мәктәпләрендә дә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар үтте.

Линейка башланганчы вакыт бар әле. Петропавловка мәктәбе ихатасы гөр килә: матур көй агыла, башлангыч сыйныф укучылары балалар мәйданчыгында: кемдер карусельдә әйләнә, кемдер таганда атына, кемдер бәләкәй өйдә уйный. Әйткәндәй, аны узган елда мәктәп хезмәткәрләре эшләп куйган һәм ул балаларга бик ошый. Җәй буена ял иткән һәм кояшта кызынган балалар дуслары, яраткан укытучылары һәм сыйныф җитәкчеләре белән очрашуга куанып бетә алмый, кемузардан каникул тәэссоратлары белән уртаклаша.

РФ һәм БР гимннары яңгырый. Мәктәп директоры Ирик Кадимов балаларны уку елы башлану белән тәбрикли һәм укуда зур уңышлар тели. Әйтергә кирәк, бишле саны бу мәктәп өчен аерым әһәмияткә ия: яңа уку елында беренче сыйныфка биш кыз килгән, биш укучы унберенче сыйныфта укыячак, биш авылдан (Мота-Елга, Ярма-Ялан, Зирекле Чишмә, Дәүләт, Шорохов) укучыларны йөртү оештырылган, мәктәп укучылар кабул итүгә “5”легә әзерләнгән. Белем сыйфаты да “5”легә булсын диясе генә кала.

Җәйге каникул вакытында биредә күп кенә үзгәрешләр булган: кабинетлар ремонтланган, киртәләр тулысынча алыштырылган. Бер сүз белән әйткәндә, балаларны уку йорты яңартылып, матурланып каршы алган. Тантаналы линейкадан соң, укучылар кабинетларга тарала, анда сыйныф җитәкчеләре беренче дәрес үткәрә.

Әйткәндәй, мәктәп бинасында өч яшьтән өлкәнрәк 18 бала өчен үсеш төркеме эшли. Иркен, якты кабинет әзерләнгән: идәндә палас, уңайлы өстәл-утыргычлар, аң-белемне үстерүче уенчыклар, мәктәп кирәк-яраклары. Балалар белән 25 ел хезмәт стажы булган тәҗрибәле педагог Әлфия Фәтхуллина шөгыльләнә.

Йомгаклау сүзе: Көзнең беренче көне алтын төсле яфраклар белән генә түгел, ә беренче кыңгырау чыңы белән дә куандыра, чөнки нәкъ аңардан серле белем дөньясына озын булса да, бик мавыктыргыч юл башлана. Шушы төрле ачышларга бай юлдан үтү өчен балаларга да, өлкәннәргә дә сабырлык тупларга кирәк. Укучыларга яхшы билгеләргә генә уку, төпле белем телибез. Балаларыбызны иң катлаулы имтиханнар мәктәптә түгел, ә тормышта көтә, аларга әзер булырга тиешләр. “Беләге нык берне егар, белеме күп меңне егар“, дип юкка гына әйтмиләр, югыйсә.

Фәйрүзә Юнысова.

Марат Юнысов фотосы.
Читайте нас