Бөек Ватан сугышы ветераны Мәлик Әгъзам улы Гайсин балаларга белем бирү эшенә ярты гасырга якын гомерен багышлаган. Ә беренче дәресләрен ул сугыш башланганчыга кадәр үткәргән.
— Дәһшәтле сугыш башланганчы нибары бер ел гына эшләп кала алдым. Сугыш башлану, аннары күп тә үтми яше җиткән барлык ир-егетләрне фронтка алу турында хәбәр иттеләр. 1941 елның октябрендә ата йортыннан яу кырына киткән чагымда миңа унтугыз яшь иде, — дип хәтер йомгагын сүтә ветеран.
Мәлик Әгъзам улының хәрби юлы зур ихтирам уята. Ул сугыш юлларын үтеп, фронтның барлык авырлыкларын, югалтуларын кичереп, күңелендә Туган иленә сөю, чиксез тугрылык һәм кыюлык саклап кала алган. Бу хакта аның күкрәген бизәгән күпсанлы наградалары, шул исәптән иң кадерлеләре — 1943 елда алган “Кыюлык өчен”, аннары “Хәрби хезмәтләр өчен”, “Ленинградны обороналаган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ике ордены моны ачык дәлилли.
Җиңү белән туган авылы Иске Карага кайтканнан соң, мәктәптә эшен дәвам итә. 1953 елда Мәлик Әгъзам улына директор вазифасын тәкъдим итәләр, Бөре педагогия училищесына, ә 1960 елда Удмурт дәүләт педагогия институтының тарих факультетына читтән торып укырга керә. Яңа Кара авылында аны бар гомерен мәктәпкә, үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган алыштыргысыз директор, таләпчән һәм гадел җитәкче буларак хәтерлиләр.
— Безнең заманда дәүләтнең эчке сәясәтендә халык мәгарифе мөһим урын алып тора иде. Һәм, беренче чиратта, балаларда ватанпәрвәрлек, интернационализм һәм әхлаклылык хисләре тәрбияләү бурычы куелды, — дип сөйли Мәлик Әгъзам улы. — Совет педагогикасы укытучы эшенә зур әһәмият бирде. Укыту-тәрбия эшендә аңа иң мөһим, хәлиткеч роль йөкләтелде. Укытучы балалар өчен әхлаклылык, рухи ныклык үрнәге булырга, абруен югары куя белергә тиеш. Бүген, үкенечкә каршы, укытучының җәмгыятьтәге урыны һәм абруе тиешенчә югары түгел дип уйлыйм, моңа үз сәбәпләре дә бардыр, мөгаен. Әмма мәктәп һәм укытучы илебезнең киләчәген формалаштыручы мохит икәнлегенә иманым камил.