Беренче сентябрь. Бу һәркем өчен: беренче тапкыр мәктәпкә баручы балалар, өлкән сыйныф укучылары һәм ата-аналар тормышында аеруча тантаналы көн. Хәтта өлкән буын вәкилләре дә беренче сентябрьдә кулына укытучысы өчен гөлләмә тотып, мәктәп бусагасын атлап кергән көнне бүгенгедәй хәтерли. Бу көнне районның барлык мәктәпләре дә укучыларын каршы алды, бай тарихы һәм күркәм гадәтләре булган Иске Казанчы мәктәбендә дә зур тантана үтте. Мәктәп директоры Мансур Нуриәхмәтов укытучыларны, укучыларны һәм ата-аналарны Белем бәйрәме белән котлаганнан соң, залга бәйрәмнең төп кунаклары — беренче сыйныф укучыларын чакырды. Быел Иске Казанчы мәктәбендә беренче сыйныфка унбер бала килгән, аларның мәктәпкә алынуы турында боерыкны тантаналы рәвештә укып ишеттерделәр.
— Бүгеннән һәрберегез өчен мәктәп чоры башлана һәм сез, кадерле балалар, бай тарихлы мәктәбебездә укыячагыгыз өчен ихлас шатланам, — диде Мансур Әлфрис улы. — Кайчандыр безнең мәктәпне тәмамлаган, туган авылын, районын, республикасын данлаган үрнәк алырдай кешеләр бар. Бүген икеләтә куанычлы көн, чөнки киләсе елның җәендә мәктәбебез йөзьеллык юбилеен билгеләчәк, һәм бу бәйрәмдә сез, беренче сыйныф укучылары, ел дәвамында алган белемнәрегез белән куандырырсыз, дип ышанам.
Мәктәп директоры сүзләренә Аскын район хакимиятенең мәгълүмати-аналитика, хокук һәм кадрлар сәясәте бүлеге начальнигы Гаяз Минһаҗев та кушылды. Ул тантанада катнашучыларның барысын да бәйрәм белән котлады. Район мәктәпләрендә укучылар, нигездә, яхшы белем күрсәтүләрен һәм күбесе югары уку йортларына керүен билгеләп үтте. Әмма күпләр бүген хезмәт базарында зур ихтыяҗ белән файдаланган эшче һөнәрләр сайламавын һәм укуларын тәмамлагач, эшкә нәкъ шул һөнәрләр буенча урнашырга, димәк, өстәмә квалификация алырга туры килүе турында да әйтте. Гаяз Фазетдин улы өлкән сыйныф укучыларына моны игътибарга алырга киңәш итте.
Тантаналы чараның беренче өлешен авыл Советы биләмәсе башлыгы Ринат Кыямов тәмамлады. Ул барлык укучыларга уңышлар теләде һәм беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырды. Әлеге көн “Бердәм Русия” партиясе үткәргән “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” акциясе нәтиҗәсендә аларның күңелендә озак сакланыр. Гаяз Минһаҗев балаларга мәктәп кирәк-яракларын тапшырды.
Бу көнне тагын бер мөһим вакыйга — мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы ачылу тантанасы билгеләнде. Ул “Бердәм Русия” партиясе тормышка ашырган “Балалар спорты” федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды. Мәктәп артындагы әлеге спорт шәһәрчеген тәү тапкыр күрүчеләр сокланып туя алмады. Хәзер мәктәп яны участогында каршылыклар полосасы, баскетбол, футбол, волейбол уйнау урыннары, армреслинг өстәле, шулай ук турник, брус, боҗра һәм башкаларны үз эченә алган ГТО тапшыру комплексы барлыкка килде. Мондый вакыйга уңаеннан укучылар бию хәрәкәтләре спорт күнекмәләре белән үрелгән флэшмоб әзерләгән.
— Мәйданчык нибары ике атна эчендә урнаштырылды, без, мәктәп хезмәткәрләре, аны беренче сентябрьгә өлгертү өчен бөтен көчебезне салдык, — дип сөйли спорт снарядларын монтажлау һәм урнаштыру өчен җаваплы итеп билгеләнгән физкультура укытучысы Илшат Солтаншин. — Бригадада укытучылар Рөстәм Гаязов һәм Илдар Динисламов, завхоз Рәфит Хәйруллин, шулай ук водительләр Нурихан Зиннәтуллин белән Флүр Ногыманов эшләде — бергәләп эшләрне үзара бүлештек: кемдер ком китерә, кемдер бетон җәя, кемдер монтажлый. Бер сүз белән әйткәндә, бердәм көч белән барысын да эшли алдык.
Билгеле булуынча, урындагы яшьләр спорт белән ныклап кызыксына, күп кенә төрләре буенча районда беренчелекне кулдан ычкындырмый. Мисал өчен, узган елда волейболчы кызлар район мәктәпләре арасында беренче урынны яулап, төбәк ярышларында катнашкан. Шулай ук чаңгычылар да яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Укучылар арасында ГТО алтын билгесен алучылар да бар. Болар барысы да Иске Казанчы мәктәбе нәкъ биредә шундый спорт мәйданчыгы булуга лаек икәнлеген дәлилли.
— Яшьләргә белем алу һәм спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылуы куандыра, — диде Гаяз Минһаҗев. — Кем белә, без үскән заманнарда да шундый снарядлар булса, бәлки, танылган спортчылар булыр идек.
Шундый күңелле чаралар белән билгеләнде бәйрәм тантанасы, ә укучыларны иркен, якты класс бүлмәләре һәм “Киләчәккә омтылучы Русия” темасына беренче дәрес көтә иде.