Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
25 ноябрь 2019, 17:30

Укырга чакырдылар

Студентлар белән очрашу фәһемле фикерләргә бай булды

Башкорт дәүләт аграр университеты укытучылары Аскын авыл хуҗалыгы һөнәрчелек колледжы студентлары өчен таныштыру лекциясе үткәрде.
  • Безгә укырга килергә чакырабыз, — диде профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рәзит Нурлыгаянов. — Сез өстәмә баллар җыя аласыз. Мәсәлән, Ачык ишекләр көненә килсәгез, сезгә өч балл, авыл хуҗалыгы олимпиадасында катнашсагыз биш балл өстәлә.
  • Кафедра мөдире Дамир Исламголов факультетлар һәм кадрлар әзерләү юнәлешләре турында сөйләде. Шулай ук ул югары уку йорты халыкара эшчәнлек алып баруын хәбәр итте: студентлар Англия, Дания, Голландия һәм башка илләрдә практика үтә һәм эшкә бара, агрономик конференциядә катнаша ала. Югары уку йортында иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган.
    Университетның сигез факультетында 50дән артык юнәлеш буенча белгечләр әзерлиләр.
    Читайте нас: