Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
23 октябрь 2019, 13:40

Укучылар иҗаты 2-4 сыйныф

Без Башкортстан республикасының Аскын районы, Карткисәк авылында яшибез.



Мин Ильяс булам. Минем Башкортстаным бик матур. Аның табигате искиткеч гүзәл. Мин туган җиремне бик яратам.


Мин Раушан Гәрәев. Туган ягым бик матур һәм гүзәл. Данлыклы кешеләре, шәхесләре бик күп. Мин туган ягым белән горурланам.


Мин Линиза Әхмәтханова булам. Башкортстаныбызда төрле милләт халкы яши. Шуңа күрә аларның шөгыльләре дә төрле-төрле. Башкортстан — ул җырлар бишеге, көйләр иле, моңнар чишмәсе, шигырь бакчасы.

Мин Артем Шамукаев булам. Туган авылымны бик яратам. Ул бик ямьле урында урнашкан. Безнең республикабызда төрле милләт халкы яши. Милли уен коралыбыз — курай, кошыбыз — бөркет. Башкалабыз Уфа ямьле Агыйдел ярында урнашкан.


Мин Айяз Дәүләтҗанов булам. Минем туган авылым Карткисәк. Авылымны бик яратам. Башкортстаным биек таулары, күркәм елгалары, күлләре, очы-кырые күренмәгән далалары белән дан тота. Туган төбәгем бик матур, мин аның белән горурланам.

Мин Азалина Мөхәмәтмуллина булам. Башкортстанның матур табигатьле Аскын районы Карткисәк авылында яшим. Минем авылым бик гүзәл. Күлләре, урманнары, елгалары күп. Монда уңган халык яши. Мин туган илемне бик яратам.


Мин Айназ Гарифуллин булам. Башкортстан — син безнең туган-үскән җиребез, гомер иткән илебез, җиребез. Безнең Башкортстаныбыз бик тә гүзәл, матур. Халыклар тату һәм бердәм яши.


Мин Дилә Гыйльванова булам. Мин Башкортстанда яшәвем белән горурланам. Минем илем бик бай. Аның горур һәм гүзәл табигате, биек-биек таулары, чишмәләре, елга-күлләре кемне генә гашыйк итми икән. Башкорт телем белән горурланам.

Шушы илсез юктыр үзем,

Моңсыз булыр әйткән сүзем.

Кабынганмын очкын уттан,

Табынганым — Башкортстан.

Читайте нас: