Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
23 октябрь 2019, 12:27

Көзге муллык

Һәр мизгел үзенчә матур һәм гүзәл. Никадәр генә җәйне яратсак та көз айлары да чагулыгы, муллыгы белән аерылып тора.

Һәр мизгел үзенчә матур һәм гүзәл. Никадәр генә җәйне яратсак та көз айлары да чагулыгы, муллыгы белән аерылып тора. Көз көнендә үзең үстергән уңышны җыеп алу гына күңелгә күпме рәхәтлек, куаныч бирә. Арбаш мәктәп яны бакчасында да яздан алып кара көзгә кадәр эш кайный. Җитәкчесе Рәфисә Совет кызы Фәүзетдинова һәр нәрсәнең вакытында утыртылуын, уталуын, уңышны җыеп алуны күз уңында тота. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр дә читтә калмый, бар эш берлектә һәм бердәмлектә башкарыла. Әйе, биредә ниләр генә үсми. Уңышны җыйгач, район үзәгендә оештырылган ярминкәләрдә дә актив катнашалар. Аннан кергән акчага орлыклар, үсентеләр сатып алалар. Ә инде бар эш тәмамлангач, “Уңыш бәйрәме” үткәрелә.
Читайте нас: