Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
21 октябрь 2019, 18:39

Радий Хәбиров: “Балалар ризыгына үрелү – алласызлык!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына мәктәпләрдә туклануга бәйле тупас закон бозу очракларын бетерергә бер атна бирде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына мәктәпләрдә туклануга бәйле тупас закон бозу очракларын бетерергә бер атна бирде. Җитди закон бозу очракларын БР Башлыгы хакимиятенең контроль идарәсе хезмәткәрләре күчмә тикшерүләр вакытында ачыклаган.


Радий Хәбиров сүзләре буенча, ревизорлар 20ләп район мәктәбендә булган. Анда алар яраклылык срогы чыккан ризыклар, порцияләрдә ризыкның тиешле массада булмавы, азык-төлекне дөрес сакламау очракларын үз күзләре белән күргән.


- Проблемалар булырын белә идем, әлбәттә, - ди республика Башлыгы. – Ләкин шулкадәр түгел бит инде. Көн саен минем электрон почтама канәгатьсезлек белдергән ата-аналардан мәктәпләрдәге начар туклануга зарланулы аһ-зарлар килә. Ләкин бу теманы игълан иткәч, аны ахырына кадәр җиткерәчәкбез.


Балалар исәбенә баеп калырга өметләнгән түрәләр үз җәзасын алачак дигән ышанычта Радий Хәбиров.

- Чатнаган савыт-сабага килгәндә – акрынлап бөтен ашханәләрдә дә бер үк чынаяк-тәлинкәләр булачак. Ләкин порцияләрнең весы нормага туры килмәве? Балалар ризыгына үрелү – алласызлык! Кешеләр фани дөньяда җәзадан курыкмаса, күкләрдә аларга моны мәңге гафу итмәячәкләр.


Шулай итеп, бер атнадан соң БР Башлыгы хакимиятенең контроль идарәсе хезмәткәрләре республика районнарына янә рейдлар белән чыгачак.


- Район башлыкларына шәхсән һәркемгә һәр мәктәп ашханәсенә кереп, карап, мәктәп директорларын җыеп соңгы кисәтүләр ясарга киңәш итәм, – диде Радий Фәрит улы. - Тикшерүләрдән соң да балаларга ризыкны салып бетермәүләре ачыкланса, кадрлар үзгәреше булачак.
Читайте нас: