Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
18 октябрь 2019, 13:53

Укытучым, киңәшчем, остазым

Бала өчен укытучы, әти-әнидән кала, иң кадерле кеше. Чөнки баланың алдагы гомере, аң-белем дәрәҗәсе, тәрбиясе күпчелек укытучыдан тора.

Бала өчен укытучы, әти-әнидән кала, иң кадерле кеше. Чөнки баланың алдагы гомере, аң-белем дәрәҗәсе, тәрбиясе күпчелек укытучыдан тора.


Укытучылар көне уңаеннан игълан ителгән “Укытучыңны зурла!” район акциясендә мин дә катнашырга уйладым.Укытучыларымның кайсысын гына алсам да, һәрберсе ихтирамга лаек кешеләр, аларга мәңге рәхмәтлемен.Тик мин бүген тагын бер кабат укытучым Ансар Солтанов турында язарга телим. Нигә тагы бер кабат? Чөнки аны бүген район гына түгел, республика күләмендә дә бик күпләр ишетеп һәм укып белә. Ул менә 70 ел инде армый-талмый тарихи эзләнүләрен, районыбыз гына түгел, хәтта республикабызның күренекле шәхесләренең язмышы, шәҗәрәсе белән кызыксынып, бай эчтәлекле материаллар бастыра. Аларны китап итеп бастырсак, ничә том булырын әйтүе дә кыен.


— Абый, нигә бу кадәр материалны китап итеп бастыру хәстәрен күрмисез?-дип сораганым бар.

— Монысы башка мәсьәлә — дип, елмаеп сүзне икенчегә бора. «Тере энциклопедия» диябез, аны яратып. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм тә, беркайчан да юк, булмый димәс. Төн йокламаса йокламый, иртән минем сорауга җавапны әзерләп, китереп тә бирә. Клуб, китапханә системасында эшләү дәверемдә, нинди генә чара үткәрсәм дә, ул киңәшчем, укытучым булып калды һәм кала. Олы булуына карамастан, ул төрле чараларда катнашып, яшь буынны тәрбияләүгә бүген дә зур өлешен кертә. Җиңү көне, Хәтер көне, совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарган көн, авыл бәйрәмнәре, укучылар белән үткәрелгән төбәкне өйрәнү дәресләре, боларның берсе генә дә Ансар Солтан улыннан башка үтми, әлбәттә. Әйткәндәй,

Иске Казанчы мәктәбенең 100 еллык юбилеен үткәрүдә дә башлап йөрүче ул булды. Авылыбызның уртасын ямьләп утырган якташларыбызның гына түгел, килгән кунакларның да яраткан урыны булган “Дөнья уртасы” җир шарының кендеге дә аның идеясе.

Аның район һәм республика гәзитләрендә басылып чыккан Казанчы төбәге турындагы күпсанлы материаллары киләчәк буын кешеләре өчен алтын бәрабәренә торырлык хазина ул. Тик бер генә теләк: болар китап булып басылсын иде, чөнки аларны табу, өйрәнү өчен Ансар абый күпме көчен, вакытын сарыф иткән.

Күренекле шәхесләребез Наҗия Фәрхуллина, Шәих Хәйдәршин, Нәҗип Вәлитов, Сәгыйть Шакиров, Зыя Күлбәковның тормыш юлын, ике Георгий тәресе кавалеры Фионов Евдоким Карповичның шәҗәрәсен өйрәнү генә ни тора?! Төбәктә дин үсеше, тегермән, мәктәп, үзенең һәм күрше авылларның тарихын өйрәнү өстендә күп эшләде. Инде күптән җимерелеп, нигезләре дә калмаган, төбәгебезнең тарихында зур урын биләп торган рус авыллары — Михайловка, Григорьевка, Русская Караның тарихын өйрәнеп безгә мирас итеп калдырды. Чыгышлары белән шушы төбәктән булган яшь буын вәкилләре Ансар Солтан улына үзләренең шәҗәрәсен сорап хат язалар. Абый берсен дә җавапсыз калдырмый.


Ансар Солтан улының төрле елларда бастырылган бай эчтәлекле материаллары, фотолары, хатлар күчермәсе китапханәдә аерым папкаларда саклана.

Мәктәп елларын искә алып, Ансар абыйның әле кап-кара чәчле, түп-түгәрәк, көләч йөзле яшь чагын искә алып китәсе килә: дәрес бара, астрономия. “Я, кем ничә йолдыз санады кичә, кем җавап бирә?”. Тынлык... Парта арасыннан әкрен генә артка үтеп, классны күзәтә абый. Белә инде ул күптән кемнең кичә ничә йолдыз санаганын, күзләреннән күрә. Тик үз гомерендә күпме бала укытып, берәрсенә генә булса да “2” билгесе куйдымы икән ул? Бер дә хәтерләмим.Ә күпме баланы эшкә, башкалар хезмәтен хөрмәтләргә өйрәтте ул.


Ансар Солтан улы 1970-1990 елларда мәктәптә терлекчелек нигезләре дәресләрен укытуга күп көч салды. Ул елларда аның җитәкчелегендә шулай ук мәктәп лагерьләре дә эшли иде. Җәй көннәрендә рәхәтләнеп чөгендер утап, басуларда файдалы эш белән беррәттән уйнап-көлеп, ял да итеп кайта торган идек, шулай ук фермаларга барып без, кызлар ,сыер саварга өйрәндек. Күпме бала ул елларда авылга тугры калып, савучы, я булмаса, механизаторлар булып хезмәт итте. Эшләдек, матур итеп яшәдек, тормыш көттек. Ул елларны, әлбәттә, сагынып сөйләргә генә калды.


Ансар Солтан улы кечкенә Әльягеш авылында туып, тугыз яшендә әтисез калып, әнисенең һәм өч туганының таянычы булып, дөнья арбасына җигелгән. Ул хезмәт юлын Кашка мәктәбендә укытучы булып башлый. Аннары Бөре педагогия институтында уку, Саратов өлкәсе Клинцовка районының Кондызлы башкорт җидееллык мәктәбендә эшләү, армиядә хезмәт итү еллары.

Хөрмәтле укытучым 1958 елда туган якларына кайтып укыта башлый. Авылга юллама белән килгән шәфкать туташы Рәфидә Лотфулла кызы белән очрашып, чәчләрен-чәчкә бәйләп, 60 елдан артык иңгә-иң терәп матур дөнья көтәләр, өч балага гомер бүләк итеп, югары белем алырга булышып, үзаллы тормыш юлына бастыралар. Ветераннарыбыз бүген оныкларының, туруннарының бәхетенә сөенеп яши. Җәмәгәть эшлеклесе, укытучы, лектор, туган якны өйрәнүче, пропагандист, авыл хәбәрчесе, хезмәте өчен партия райкомының, райсоветның, мәгариф бүлегенең, Башкортстан, Русия Мәгариф министрлыкларының илледән артык мактау грамотасы белән бүләкләнгән, шулай ук Ансар Солтановка “Халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исем бирелгән.


Ансар Солтан улының тормышы, эше турында күпме язсаң да бетәрлек түгел. Сүземне йомгаклап, яраткан укытучым, остазым, киңәшчемә үземнең һәм ул тәрбияләп, укытып олы тормыш юлына бастырган меңләгән укыучылары исеменнән зур рәхмәт җиткерәм.

Гөлфинә Исламова, Иске-Казанчы авыл китапханәчесе.
Читайте нас: