Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
18 октябрь 2019, 13:32

Иҗат илендә

#читаеммустая_аскиноБөек язучыбыз Мостай Кәримнең олы юбилее уңаеннан Аскын 1нче мәктәбе базасында Мостай Кәрим әсәрләрен сәхнәләштерү конкурсы үтте.

Бөек язучыбыз Мостай Кәримнең олы юбилее уңаеннан Аскын 1нче мәктәбе базасында Мостай Кәрим әсәрләрен сәхнәләштерү конкурсы үтте. 12 мәктәптән 12 коллектив чыгыш ясады. Һәр коллектив тырышып әзерләнгән, укучылар рольләрне бирелеп, искиткеч матур һәм күңелгә үтеп керерлек итеп башкарды, ачып бирә алды. “Гран-при”га Аскынның 2нче мәктәбе коллективы лаек булды. 1нче урын — Яңа Казанчы, 2нче урынны — Аскын 1нче, Кашка, Күбияз мәктәбе укучылары яулады. 3нче урынны Солтанбәк, Кышлау-Елга, Күнгәк мәктәпләре бүлеште. Калган коллективлар номинацияләр буенча билгеләнде. Мәсәлән: “Иң яхшы хатын-кыз роле”, “Иң яхшы ир-егет роле”, “Актерлык осталыгы” һәм башкалар. Катнашучыларга “Афәрин!” диясе генә кала. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын. Өстәп шуны дә әйтәсе килә: 10 инсценировка башкорт телендә һәм 2се татар телендә булды. Монда оештыручыларның да тырышлыгы ачык чагыла.
Читайте нас: