Башкортстанның төпкел авылларындагы мәктәпләрне һәм ФАПларны югары тизлекле Интернетка тоташтыра башладылар.
Бүгенге көнгә мәгълүмати-технологик инфраструктура белән социаль әһәмияткә ия 50 объект тәэмин ителгән. Алар арасында — мәктәпләр, ФАПлар, полиция бүлекчәләре, янгын сүндерү часте, сайлау комиссияләре.
— "Мәгълүмати инфраструктура” программасы ярдәмендә югары тизлекле Интернет күп кенә ерак авылларга да барып җитәчәк. Бу программа буенча 2021 ел азагына кадәр барлыгы 2774 социаль объект югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак, — дип хәбәр итә Башкортстанның Мәгълүматлаштыру һәм “Ачык Республика" системасы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча дәүләт комитетының матбугат секретаре Алевтина Даутова.
Агымдагы елның 1 декабренә кадәр югары тизлекле Интернетка 722 социаль объект тоташтырылачак.