Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
17 октябрь 2019, 18:47

Башкортстан илгә үрнәк күрсәтте!

Республика 9нчы сыйныфларда Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү буенча Русия төбәкләре рейтингында беренче урынга чыкты.

Республика 9нчы сыйныфларда Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү буенча Русия төбәкләре рейтингында беренче урынга чыкты.

Нәтиҗәләр Мәскәүдә быел Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча Бөтенрусия киңәшмәсендә яңгырады.Балларны санаганда имтиханнар үткәрүнең технологик яклары, тәртип бозуны профилактикалау, оештыру-технологик хокук бозуларны ачыклау һәм башка күрсәткечләр исәпкә алынды.

Моннан тыш, агымдагы елда Башкортстанда Русиядә беренче тапкыр 9нчы сыйныф имтиханнары нәтиҗәләре белән танышу өчен мәгълүмат сервисы эшли башлады, ул “Интернет” челтәрендәге бердәм мәгълүмат системасыннан тора. Ул Төбәк мәгълүматны эшкәртү үзәге тарафыннан эшләнгән һәм имтиханда катнашучыларның җавап бланклары сурәтләре, биремнәрне бәяләү нәтиҗәләрен үз эченә алган, шулай ук имтиханнар нәтиҗәләре белән килешмәү турында апелляция бирү мөмкинлеген тәэмин итә.

Билгеле булуынча, быел республикада Дәүләт йомгаклау аттестациясендә 42 265 укучы катнашты. Төбәкнең Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, 2018 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, немец теленнән тыш, барлык фәннәр буенча да диярлек төп дәүләт имтиханнарының уртача баллары 0,1 дән 0,3кә кадәр артуы күзәтелә.

Икенче ел рәттән республикада имтиханнарны үткәрү барышын онлайн-күзәтү оештырыла. Читтән торып сканерлаштыру өчен программа белән тәэмин итүне булдыру бу елның яңалыгы булып тора.
Читайте нас: