Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
мәгариф
4 октябрь 2019, 13:05

Укытучыма хат

#рәхмәтукытучымаскын #укытучымахатаскын

Йомшак кына күзебезгә карап,

Барыбызны тигез

яраттыгыз.

Сабыр булып, ихлас

күңелегездән

Безгә шулай белем

тараттыгыз.


Бу сүзләрне йөрәгемә иң якын, иң кадерле булган кешеләремнең берсе - яраткан укытучым һәм сыйныф җитәкчемә багышлыйм.

Күңел дәфтәрен актарып утырам. Әллә кайларда калган мәктәп еллары бер-бер артлы күз алдыма килеп баса.


Әле сигезенче сыйныфны тәмамлап кына киләбез. Безнең күңелләрдә тик бер сорау: киләчәктә сыйныф җитәкчебез кем булыр? Зур кызыксыну һәм түземсезлек белән укытучы апабызны көтә башладык. Ниһаять, Ул килде... Сыйныф бүлмәсе, әйтерсең, кояш нурлары белән тулды. Укытучы өстәле янына барып басты да, безнең белән танышты һәм үзе артыннан җитәкләп, белем дөньясына алып китте. Шушы бер күрүдә үз иткән, якын күргән, яраткан кешем - минем укытучым һәм сыйныф җитәкчем - Вәсилә Фәүкать кызы Карамова булды.

Беренче көннән башлап, укытучы апабыз безне - 20дән артык укучыны үз канаты астына алып, гомерен безне укытуга һәм тәрбияләүгә багышлады. Ниндидер могҗизалар көткән күңелләргә ачкыч таба белде. Ул һәрвакыт ягымлы итеп елмая, шул ук вакытта таләпчән булуын да күрсәтергә өлгерә иде. Без аны беренче мизгелдән үк аңларга өйрәндек. Ул һәр яктан да безгә үрнәк булды. Аның үз-үзен тотышына, матур итеп сөйләвенә, искиткеч зәвыклы итеп киенүенә, төз итеп атлап йөрүенә сокланганнарым бүген дә хәтердә.


Вәсилә апа безгә карата киң күңелле, гадел, искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә. Көнне төнгә ялгап, безнең язмыш өчен борчылып яшәде, намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көчеңә ышаныч уята алды.

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларга әзерләнгәндә дә һәрберебезнең табигать тарафыннан бирелгән сәләтен ачарга, үстерергә тырышты, һәркайсыбызны шәхес итеп күрә белде. Биергә, җырларга, сәхнәләрдә чыгыш ясарга өйрәткәндә без аның шулкадәр күп белүенә гаҗәпләнә идек. Төрле бәйгеләрдә, ярышларда, бәйрәмнәрдә сыйныфыбыз һәрчак алдынгылар рәтендә булды, чөнки безнең Вәсилә апабыз тынгысыз йөрәкле, уңган-булган, тырыш, заманча итеп әйтсәк, компетентлы педагог иде.


Физика укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе булып эшләү дәверендә Вәсилә апа безгә белем һәм тәрбия генә түгел, үзенең йөрәк җылысын да бирде, тормышны танырга, авырлыкларны җиңәргә, ялгышларны вакытында төзәтергә өйрәтте.

Шулай сизелми генә мәктәп еллары да үтеп китте.

Соңгы кыңгырау бәйрәмнәрендә, чыгарылыш кичәләрендә Вәсилә апаның күңелендәге сагыш та, безне үз балаларыдай якын күреп, өзелеп яратуы да күз яшьләре булып түгелделәр, чөнки без - Вәсилә апаның Кашка мәктәбендә иң беренче чыгарылыш сыйныф укучылары. Укытучыбызның барыбызны да тигез күреп яраткан йөрәге безгә бәхет, изге теләкләр теләп, олы тормыш юлына озатып калды.


Ул вакытлар - бик күп айлар һәм еллар артта калган. Без Вәсилә апаның укучылары, төрле якка таралышып, үзебезгә ошаган һөнәр ияләре булганга да өч дистәдән артык вакыт үткән. Арабызда укытучылар, тәрбиячеләр, тормышларын физика фәне белән бәйләүчеләр шактый. Әйе, еллар дәвамында кадерле апабыз безнең күңелләрдә үз һөнәренә карата олы мәхәббәт хисләре тәрбияләгән икән бит!


Яраткан укытучым бүген Кашка авылында гомер итә. Лаеклы ялда булуына карамастан, ул әле дә мәктәп тормышы белән кызыксынып яши. Без оештырган очрашуларга килә, хәлләребезне сораша, уңышларыбызга сөенә. Вәсилә апабыз хаклы ялга чыккач, Ислам университетын тәмамлады. Бүген авылның хөрмәтле абыстае, мәчеткә йөри, дин дәресләре алып бара. Аның бүген халык арасында төп эше – аек тормыш рәвешен пропагандалау. Быел сыйныфташлары белән мәктәпне тәмамлауларына 45 еллык юбилейга җыелып, искиткеч очрашу оештырды ул. Шулай ук Бөре шәһәрендә институтта бергә укыган курсташлары белән дә матур очрашуда булып кайтты. Бу бәйрәмнәр барысы да аның катнашлыгында эчкесез үтте. Ул кайда гына барса да, кем белән сөйләшсә дә, бар эше, уе изгелектә.


Минем өчен ул - һаман да шул ук янып, балкып торган белемле укытучы, әнием урынына күреп яраткан сыйныф җитәкчесе.

Кадерле укытучым Вәсилә апа! Йөрәгемдәге изге теләкләрем, күңелемне биләгән ярату һәм соклану хисләрем бүген Сезгә укытучылар бәйрәме уңаеннан котлау булып барып ирешсеннәр иде. Яз кояшы кебек безнең күңелләрне җылыткан олы йөрәгегезгә беркайчан да кайгылар килеп кагылмасын, сыйныфыбызда һәр кешегә дә матур итеп карый белгән күзләрегез яшьләнмәсен, чәчләрегезгә аклык кунмасын, ягымлы йөзегездән беркайчан да елмаю сүрелмәсен.


Сез иң гүзәл дә, иң тыйнак та, иң сабыр да, иң күркәм дә... Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле укытучым Вәсилә апа! Кайларда гына булсам да, Сез - минем кадерле укытучым булып, йөрәгем түрендә сакланасыз.

Киләчәк көннәрегездә исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар, гаиләгездә тигезлек телим. Балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз белән бәхетле мизгелләр кичереп, озак еллар безнең белән күрешеп яшәргә насыйп булсын Сезгә!

Автор фотолары.



Вәсилә Фәүкать кызы гөлләр үстерергә ярата, аның бакчасында күзләр камаша. Тормыш иптәше Кадим абый белән иртә яздан бакчада эшли башлыйлар. Нәтиҗәсе: аларның йорты бар кешене куандырып торучы сихри чәчкә утравы. 1нче сентябрьдә укытучыбызны котлап һәрвакыт укучылары килә. Бу фотода ул укучысы, классташым Дамир Сибәгатуллин белән.
Читайте нас: