Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
4 октябрь 2019, 13:37

Төпле белем, сабырлык, осталык — һәр педагог өчен мөһим сыйфат

Бүген районның Башкорт авыл хуҗалыгы колледжын директорның укыту-производство эше буенча урынбасары Булат Нәфыйковтан башка күз алдына китерүе авыр.

Бүген районның Башкорт авыл хуҗалыгы колледжын директорның укыту-производство эше буенча урынбасары Булат Нәфыйковтан башка күз алдына китерүе авыр.


Һәркем белән уртак тел таба белгән, укытучы өчен мөһим барлык сыйфатларга ия булган Булат Миңнемөхәмәт улының акыллы, җитди, таләпчән карашы, тыныч холкы күпләргә таныш.

Аңа бәләкәйдән математика, физика фәннәре ошый, шуңа күрә мәктәптән соң, һич икеләнми, Бөре педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Районга дипломлы белгеч булып кайткач, мәгариф бүлеге аны Билгеш мәктәбенә эшкә җибәрә. Бер елдан Булат Миңнемөхәмәт улы районның һөнәрчелек колледжына физика, информатика һәм электротехника фәннәрен укытырга күчә һәм менә 20 ел биредә хезмәт сала.


Колледжда укыту өчен үз эшеңнең остасы булу гына җитми, бер дигән психолог та булу мөһим, чөнки һәр укучының күңеленә ачкыч таба белергә кирәк.

Колледжга укучылар һөнәр үзләштерүне киләчәк тормышларының иминлеге өчен кирәк булачагын аңлап килә, шуңа да алар белән эшләве җиңелрәк. Әмма кайчак егетләр холкының бәйсезлеге ныклык, сабырлык һәм психологик йогынты осталыгы таләп итә. Мәсәлән, педагогик коллектив укучыларның үз бәясен күтәрү, тәртипне ныгыту, җаваплылык тәрбияләү өстендә зур эш алып бара, — дип сөйли Булат Нәфыйков.

— Колледжда укып, бигрәк тә тулай торакта яшәүчеләр, күп вакытларын әти-әниләре белән таныш булган укытучылар янында үткәрә. Укытучыларның хезмәт җимеше колледжны тәмамлап чыгып киткән укучыларның еллар үткәннән, тормышта үз урыннарын тапкан, гаиләле булганнан соң да остазлары белән очрашуга килүендә ачык күренә.


— Мыек та чыкмаган үсмерләрнең колледждан соң, армия хезмәтенә китүен, ә аннан бөтенләй башка, үсеп, чыныгып, дөньяга карашы үзгәргән егет булып кайтуын күзәтү куанычлы, — дип сөйли горурланып укытучы.

Әйе, монда аларның да хезмәт өлеше зур. Чөнки укытучы — ул һөнәр генә түгел, ә табигатьтән бирелгән сәләт, яшәү рәвеше. Бигрәк тә гаилә белән бер өлкәдә хезмәт салучылар сокландыра. Булат Миңнемөхәмәт улының тормыш иптәше Эльза педагогия институтын тәмамлаганнан соң 2 санлы балалар бакчасында эшли. Апасы


Нәфисә һәм җизнәсе Фәрдүс Әхмәтовлар да, энесе Рәмил белән килене Эльвина да Аскын 2нче урта мәктәбе укытучылары.

Төгәл фәннәргә сөю аларга әти-әниләреннән күчкән: Миңнемөхәмәт Сәлам улы механикалаштырылган күчмә колонна, сельэнерго һәм “Сельхозтехника” предприятиесендә водитель һәм механик эшләрен башкарган, ә әниләре Рауза Мөхәмәяр кызы гомер буе бухгалтер булып эшләгән.


Белешмә

Колледжны тәмамлаучыларның 86% шундук эшкә урнаша, калганнар югары уку йортларында укуларын дәвам итә, Русия кораллы көчләрендә хәрби хезмәткә алына. Агымдагы елда бишесе Башкорт дәүләт аграр университетына укырга кергән. Укудан соң хокук саклау органнарына эшкә урнашучылар саны арта. Ел саен колледж студентлары төрле төбәктәге предприятиеләр белән килешүләр төзеп, практиканы зур хуҗалыкларда үтә, моның белән эш күнекмәләрен арттыру, шулай ук акча эшләү мөмкинлеге ала.

Зинира Батырова.

Автор фотосы.
Читайте нас: