Бүген район мәктәпләрендә Үзидарә көне үткәрелә. Бу көнне өлкән сыйныф укучылары башлангыч һәм урта сыйныфларда дәресләр үткәрә. Аскын 2нче мәктәбендә бүген директор вазыйфасын — Аяз Нуртдинов, завучны Нурия Әхмәдуллина башкара. Шулай ук төрле фәннән дәрес бирүчеләр бар. Мәсәлән, 11 сыйныф укучысы Лилия Хөсәенова 7-8 сыйныфларда математика, рус теле, информатика, тарих һәм география дәресләрен бирә, үзен укытучы урынында сынап карый. Уңышлар сезгә, укучылар!