Ышаныч
0 °С
Облачно
мәгариф
26 Сентября 2019, 06:47

Студентлар килде

24 сентябрьдә Аскын районына гарәп милләтеннән булган 15 студент килде.

Добавить в предпочтительные источники Google
24 сентябрьдә Аскын районына гарәп милләтеннән булган 15 студент килде. Алар — Мәскәү шәһәре Югары икътисад мәктәбенең 2-4 курс студентлары . Җитәкчеләре — тарих фәннәре кандидаты Ирина Царегородцева. Аларның максаты: мәчетләрдә, зиратларда, тарихи урыннарда булу, өйрәнү, аларны интерактив картага кертү һәм киләчәктә шушындый картаны Русиянең барлык төбәкләрендә дә булдыру. Экспедиция Аскын, Иске Казанчы, Карткисәк авылларында булды. Шулай ук урындагы һәм мәктәп музейлары белән танышты, үзләре өчен күп мәгълүмат туплады. Килүчеләр Аскын районы халкының кунакчыллыгы, киң күңелле булуы белән сокланды һәм җылы каршылаганнары өчен рәхмәтләрен белдерде.
Читайте нас