Төзелеш эшләре тәмамлануга табан бара. Мәктәп 120 укучыга тәгаенләнгән. Ул балалар бакчасы белән берләштерелгән һәм анда 60 балага урын бүленгән. Эшләр үткән елда башланган иде. Мәктәп “100 объектов— к 100летию республики кысаларында төзелә. Биредә биш авылдан балалар йөреп, белем алачак. Монда шулай ук утырыш, спорт заллары, ашханә, азык-төлек блогы, китапханә, төрле түгәрәкләр өчен бүлмәләр урнашкан.