— Мондый анкета ил буйлап үткәрелә. Очраклы сайлап алу ысулы белән Аскын 1нче мәктәбе сайланды. Бүген без 2, 5, 10 сыйныф укучыларының ата-аналарын җыйдык, чөнки нәкъ шушы яшь аралыгында функциональ үзгәрешләр күзәтелә, — диде кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең Бөре, Аскын, Балтач, Борай, Караидел, Мишкә, Тәтешле районнарында территориаль бүлек начальнигы Дамира Янтурина. — Безгә белем бирү учреждениеләрендәге туклану сыйфаты гаиләләрдә ничек бәяләнүен аңлау мөһим. Анкета сораулары туклануны оештыруның киң таралган форматларына кагыла.