Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
16 сентябрь 2019, 18:32

Тырыш укучы булачакмын

— Мин тырышып укыячакмын, “4” һәм ”5” билгеләре генә алачакмын.

Тәү башлап мәктәп ишеген ачып керү кечкенә кыз һәм малайларыбыз өчен могьҗизага тиң. Ранис Садыйков өчен дә бу ел гомерлеккә хәтердә уелып калучы елларның берсе булды: чөнки ул беренче сыйныфка укырга барды.

— Мин тырышып укыячакмын, “4” һәм ”5” билгеләре генә алачакмын. Мәктәптә миңа бик ошый, һәр дәресне көтеп алам, — ди Ранис. Укытучысы Алевтина Васильевна балаларны кызыксындыру өчен дәресләрне мавыктыргыч, кызыклы итеп үткәрергә тырыша.
Читайте нас: