Ышаныч
-26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
мәгариф
14 сентябрь 2019, 13:49

Шаулап-гөрләп үтте ярминкә

Бүген районыбызның үзәк мәйданында шаулап-гөрләп мәктәп ярминкәсе үтә.

Бүген районыбызның үзәк мәйданында шаулап-гөрләп мәктәп ярминкәсе үтә. Чагу, җылы көзге көнгә балаларның шат тавышы күңелле рәхәтлек бирсә, берсеннән-берсе матур җыр-биюләр бәйрәмне тагын да ямьләндерә. Мәгариф учреж дениеләре чарага җентекле әзерләнгән. Өстәлләр муллыктан сыгылып тора. Пешерелгән камыр ризыклары, утыртып үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш ... ниләр генә юк биредә. Балаларның һәр әйберне оста итеп тәкъдим итә белүләре игътибарга лаек.
Читайте нас в