Ышаныч
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
3 сентябрь 2019, 11:30

Дәресләр илле минут була ди

Яңа уку елында балаларны яңалык көтә диләр.

Яңа уку елында балаларны яңалык көтә диләр.

Социаль челтәрләрдә яңа уку елында дәресләр илле минут булачак дигән хәбәр таралды. Бу сорауны Русия Мәгариф министрлыгына биргәннәр.

"Яңа уку елында дәресләрнең озынлыгы элеккечә кала", - дип әйткәннәр ведомствода, дип яза "Интертат".

Дәресләрнең дәвамлылыгы санитария-эпидемиология нормалары белән билгеләнә. Тиешле йөкләмә күләме катгый үтәлә, диелә хәбәрдә.

Дәреснең озынлыгы (академик сәгать) барлык сыйныфларда да 45 минуттан артмаска тиеш. 1нче сыйныфта уку елы башында дәресләр 35 минуттан артмаячак.
Читайте нас: