Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
мәгариф
2 сентябрь 2019, 15:22

Беренче тапкыр — беренче класска

Алар хәзер укучы булды.

Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче нәни кыз һәм малайларыбыз өчен бүгенге көн аеруча хәтердә саклана торган мизгелләрнең берсе булып күңел түрләрендә урын алачак. Чөнки, алар хәзер укучы булды. Яңа дуслар, мәктәп тормышы, беренче дәрес — болар барысы да алар өчен әле ят, әмма мавыктыргыч. Беренче кыңгырау чыңы да иң күңелле минутларның берсе бит ул. Еллар үткәч тә бу чың һаман да мәктәпкә тәүге тапкыр аяк баскан вакытларны хәтерләтеп торачак. Балалар бакчасында ук төрле чараларда, конкурсларда актив катнашучы, җырчы кыз Мәрьям Фәйзуллина да быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Киләчәктә уңышлар гына юлдаш булсын, “4” һәм “5” билгеләренә укуын телибез.
Читайте нас: